Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова


Скачать книгу
Нурулла аны кан кардәшләр иманын яклап көрәшкән тау сыртыннан уратты, салкын чишмәдән су эчерде, иске зиратны күрсәтте, һәм, Минһаҗев, ни гаҗәп, түрә гадәте белән әледән-әле беләгендәге алтын сәгатен капшамады. Ул, чынлап та, вакыт белән исәпләшми иде. Төшке ашка Нуруллаларга керделәр. Чәйләп алгач, кунак:

      – Энем, мин сезнең авылга шәҗәрә өчен генә тукталмадым, – диде. – Анысы да кирәк, оныклар әнә, дәү әти, мәктәптә инша язабыз, җиде буын нәселеңне ачыкларга, диләр. Син бабайларның исемнәрен сана әле, дип аптыраталар. Оят, валлаһи, Сәлимгәрәй бабай, аның әтисе Минһаҗдан гайре миндә мәгълүмат юк. Инде менә «Нуретдин хәзрәт» дидең син.

      Нурулла җайсыз гына сүз кыстырды:

      – Нуретдиннең ике угланы була. Ата – бер, ана икенче. Беренчесе – үзе белән Сергачтан иярткәне, икенчесе – Чурайбатырдагы яшь бикәдән. Мин мәктәптә укытканда, Хәтимә карчыктан балалар сөйләтеп яздырган иде. Ул угланнарның олысы сезнең бабагыздыр, Вәкил абый. Кечесе – Гыйләҗетдин атлысы – соңгы никахыннан.

      – Шушы Гыйләҗетдин сызыгы табышмак та инде миңа, энем. Төп бер, тамыр бер, агач бер, ә яфраклары төрле-төрле, шайтан алгыры! Сүгенсәм, гафу ит. – Вәкил, йодрыгын маңгаена терәп, озак кына уйланып утыргач: – Да-а, энем, – дип куйды. – Минһаҗныкылар барыбыз да, җигелеп, тормыш арбасы тартабыз. Кыскасы, тырыш без. Ерак бабай мәдрәсәдә укыган, Бохарада дин гыйлеме эстәгән, мәчетләр тергезешкән, шәкертләр укыткан, кызыл мал белән сәүдә иткән, диләр. Әткәй мәрхүм япь-яшь килеш завод директоры иде, ә аның атасының, ягъни минем бабайның Казанда өч кибете булган. Минем, шөкер, кесәмдә ике диплом. Мәскәүләр белән ярышырлык бизнес хуҗасы. Абзаң мактана димә, энем. Хәзер ни өчен уфырганнарымны аңларсың… Менә сиңа ачыласы килә минем, энем Нурулла. Гыйләҗетдин баба сызыгына карасаң – адәм хуры.

      Минһаҗетдин бабайның энесе Гыйләҗетдин ни белән шөгыльләнде икән – анысын теге галим архивта казынып чыгарса гына. Шәт, тапмас та. Рәтле шөгыле булды микән аның? Ник дигәндә, энем Нурулла, ул карт бурлыкта йөрмәде микән дип, үземчә гөманлыйм. Чөнки аның улы мәчеттәге сәдакаларны урлаган, имеш. Туганнан туганым Фәритнең атасы Галинур базарда теләнгән. Ә Фәрит… Мин аңа ничек кенә булышмадым, энем Нурулла! Туган дидем, хур итмим дидем. Үзенә аерым эш ачтым – эчәгесе-ние белән сатып эчте. Машина бирдем – исереп бәрдертте. Бүген урамдагы сукбай сәрхушләр белән дуслашкан, фатирында эт оясы. Ник алай ул, ә? Бер кан юкса! Аптыраш! Мине газаплаган сорау шушы иде, энем Нурулла. Чурайбатырда моңа җавап табылмас микән дигән идем. Ничек табылсын, каян табылсын ди ул? Әткәйнең әллә шулардан җаны кыйналмаган дисеңме!

      – Ала биядән ак та туа, кара да туа, Вәкил абый.

      – Шулай дип юат инде, энем Нурулла. Әйдә, ниндидер әби бар, дигән идең.

      Хәтимә карчык төштән соң йоклый икән, ишегалдында бераз уянганын көттеләр. «Кычкырып әйтегез, әбиебез колакка катырак», – диде киленнәре.

      – Хәтимәттәй, син Чурайбатырның иң борынгы кешесе бит, – диде Нурулла, сандык өстендә тере курчак кебек утырган карчыкның иңнәренә кагылып.


Скачать книгу