Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова


Скачать книгу
малай оланы бәбили. Хәзрәтемез сабыр, изге, «талак» кычкырмаган катынына, дияр ие әбекәй. Авылга ис-тын чыгармаган, имештер, төпчекне үз угланы итеп мәсҗед кыйтабына теркәгән, имеш. Гайбәт, олан, хәшәрәт чебеннән яман, кай ярыктан да очып чыга. Төпчек ир углан исәйгәч, малайларны ияртеп, авылдан чыгып киткән, ди, Нуретдин. Хурлыгыннандыр, олан. Катыны белән батрак җегет, ике ялкау, хөрәсән, аның мал-мөлкәтен туздыргач, койма-капкаларына тиклем сүтеп яккан, дияр иде әбекәй. Янып үлгән алар соңра. Алла тоткан үзләрен.

      Минһаҗев ухылдап куйды. Аның дулкынланудан йөзе кызарган, маңгаенда тир тамчылары җемелди иде. Ул җилкәсен рәтләгәндәй хәрәкәт ясады. Күкрәге кыса бугай – матур хәбәр түгел.

      – Менә кайда икән хикмә-әт!

      Нурулла яңадан карчыкның колагына иелде:

      – Хәтимәттәй, хәзрәт шуннан соң Чурайбатырда бер дә күренмәде микәнни?

      Карчык, чепи күзләрен челт-мелт йомып:

      – Тавыкларның җиме бетте, олан, – диде. – Киленем әпәй турап сибә. Расхутланабыз зерә дә, олан.

      – Миннән ике капчык бодай бүләк сиңа, Хәтимәттәй. Соравымны яңадан кабатлыйммы?

      – Күренмәгән кая ди хәзрәтемез. Аның, олан, гыйлем китаплары тау-тау, дияр ие әбекәй. Ул аларны, тимер сандыкка бикләп, янган мәсҗед нигезенә күмгән, дияр ие.

      – Шуннан ни, Хәтимәттәй?

      – Әбекәй тагы да әйтер ие, хәзрәтемез, изге китапларын юллап, Чурайбатырга кайтыр да урамда вафат булмыш, дияр ие.

      – Эһе, кабере иске зиратта, димәк, – диде Нурулла. Ул инде хуҗалар белән саубуллашмакчы иде, карчык, сискәндереп:

      – Җук, кабере анда тегел, – диде. – Авыл халкы аның җәсәден, жандармнардан качырып, имән төбенә җирләгән, дияр ие әбекәй. Без бала вакытта шуның янында чуерташ чөеп уйныйдыр иек, олан. Имәнен яшен ташы атып чәрдәкләгән ие. Мин әйтмәдем, олан, минем авыз сүзе тегел, олан. Блачлар белсә, мине өтермәндә черетер, хәзрәтемезнең каберен пыран-заран итәр. Аллам сакласын, олан!

      – Каберләр туздырырлык власть юк инде бүген, Хәтимәттәй. – Нурулла беркатлы кортканың кулыннан сыйпады. – Борчылма, яме? Безнең әткәй курыкмаган әнә, иң кара елларда да аның черегән чардуганын яңарткан. Картлар, әүлия җирләнгән, дияр иде, ә безгә ни, бер кабер шунда. Безне бит мәктәптә «үткәндәгеләр – искелек калдыгы» дип өйрәттеләр.

      Ике ир беркавым урам уртасында таптанып торды.

      – Син миннән көләсеңдер, энем Нурулла. Казан бае, вакланып, нәселен тикшерә дисеңдер. – Минһаҗевнең йөзе комач кызыл иде. – Нуретдин бабайның рухы рәнҗемәс микән минем бу кыбырсуларыма?

      – Вәкил абый, әнә теге таулы урам ягына карагыз әле. Анда иске генә таш бина күрәсезме?

      – Күрәм, энем.

      – Чистай сәүдәгәре Фәтхулла абзыйның кибете була ул. Революциягә кадәр. Стенасы калын, кирпечен йомырка сарысы кушып сукканнар, ахры, каты, кувалда белән бәр – уалмый. Бер елны Фәтхулла абзыйның варислары җыйнаулашып кайтты. Кибет безнеке, диләр. Сәүдә оештырабыз, диләр. Оештырыгыз, дибез җирле үзидарә рәисе белән. Карый болар, бина ташландык, түшәме мүкләнгән, идәннәре җир белән тигезләнгән. Тимер ишек кәкрәеп янтайган. Әгәр


Скачать книгу