Каһәр. Хисам Камалов
холык-фигыль гаиләдә генә беленә, диләр бит… – Таня эшлекле һәм кызысынучан сөйли иде.
– Чамаларга була инде, – диде Динә. – Гаиләдә бердәнбер малай, варис…
– Бер булганга шыр булган, диләр.
– Альфредны алай дип әйтә алмыйсың, юк!
– Ул минем кайдан, кемнәр баласы икәнемне белсә, үзе үк йөз чөерер. Әтисе дә шулай кушар. Алар политиканнардыр, мөгаен.
– Син катлауландырма, Таня. Ул мәсьәлә алга килеп басса, үзем рәтләрмен.
– Барча нәрсә дә политика бит хәзер. Беләсез. Ир белән хатын арасында – политика, хәтта ятакларында да шул ук нәрсә! Баш җитәрлек кенә түгел.
– Әнә үзең дә аңлыйсың икән. Әйбәт. Адәм баласыннан нәрсә таләп ителә? Шул шартларга җайлашу таләп ителә. Телисеңме, теләмисеңме, шартларны атлап узып булмый. Без генә түгел, беркем дә уза алмый, Таня! Минемчә, Альфред белән борчак пешерә алсаң, ким-хур булмассың…
– Кем белгән аны, алдагы язмыш – суга сәнәк белән язган.
– Алай димә, Таня, читкә чәчелмә! Туктале, әллә берәрсе үзеңә кармак салдымы? Ә? Җим бик тәмлеме әллә? Юк, мин болай, хатын-кыз буларак кына кызыксынам. – Ул кызга сынап карап торды.
– Күлгә кармак салмый тормыйлар инде, Динә Әхәтовна, – диде Таня һәм тамак төбе белән генә кет-кет көлеп алды.
– Мин әйткәнне тыңла, Таня. Минем сиңа яхшылык кына теләгәнемне аңлыйсыңдыр… – Динә җитдиләнеп китте. Ул чын күңеленнән яхшылык эшлисе килеп тырыша иде.
Таня бусын инде яхшы белә һәм шуңа күрә күңеленнән Динә әйткәннәрне ничек тормышка ашырырга дип, хисләре үлчәвенә бер салып, бер алып карый. Җаен, чамасын табарга итә. Альфредның генерал улы икәнен белгәч, ул башта сузылган нәфес хисләрен таяклап дигәндәй кире үз урынына куып җибәрде һәм шуның белән үзендә читләшү иммунитеты эшләп чыгаргандай булды. Ул хисләр кысрыклавына кабат колак салмаска, әйләнеп кайтмаска дип фикер төйнәде. Белә ул андый югары дәрәҗәдәге кешеләрне. Әз генә башка төрле политика да аларны бик куркыта. Чөнки шул политиканы башка нәрсәдән өстен куеп, бары политикача яши алганга күрә генә, алар югары дәрәҗәгә ирешкән. Политиканың тылсымлы көче белән шул югарылыкта торалар. Бер карыш читкә тайпылырга кан калтырыйлар, чөнки чак кына, бер генә адым кырыйга авыштыңмы – беттең, упкынга төшәсең дә югаласың… Шуңа аларның кешечә тормышлары да юк. Колларча буйсынып, гел шул нәрсәгә генә бирелеп яшәргә мәҗбүрләр. Аның каравы алар матди яктан яхшы тәэмин ителә. Алар һәр төштә өстен… Адәм баласын, гадәттә, әнә шул ягы кызыксындыра. Таня хәзер кемне үз, кемне үги итүләрен бик яхшы белә. Үзе татып, үзе кичереп…
Алар аулаграк бүлмәдә утыра иде. Бер шәфкать туташы килеп керде. Ниндидер эш буенча Динә Әхәтовнага хаҗәте төшкән. Туташ татарча сөйләшә, авылдан килгән булса кирәк. Динә исә аңа русча гына җавап кайтара. Таня гаҗәпкә калыбрак торды. Нигә үз телләрендә генә сөйләшмиләр? Уйлагач төшенде. Биредә дә шул ук политика. Татарча сөйләшкәнне русларның кайберләре өнәп бетерми, кырын карый башлый. Динә Әхәтовна шуңардан сагая, ышанычын югалтасы килми. Гел үз телеңдә генә сөйләшсәң, билгеле,