Каһәр. Хисам Камалов
хисләр кичерә? Нигә хатын-кызга якын бармыйлар? Әллә аның кебек авырыйлармы? Ә бит табигатьтән дә хатын-кызны чит күргән, аны күралмаган ирләр була, ди. Хатын-кызга ул үзе ничек карый соң? Кызыксыныпмы, әллә салкын битарафлык беләнме? Әллә аңа бәла китерә торган зат дип, куркып-шүрләпме? Боларны үзең өчен тәгаенләргә кирәк. Әмма күп нәрсәләргә егетнең уй ихтыяры җитми. Уйлый башласа, башын томан сара, һәм уй җепләре шул томан эченә батып югала. Очларын табып булмый. Уйлар ерак китә алмый, сазлыкка эләккән юлчы кебек, кире борыла. Элек исә уйлары ерак-ерак китә, әллә кайларга барып җитә торган иде. Барысы да шушы каһәр суккан яра галәмәтедер инде.
Ярасы исә бик яман иде. Ике бот төбе дә яраланган, эчке яктан да, тышкы яктан да ядрә ярчыклары белән теткәләнгән, мунчалаланып беткән иде. Шунда ук бәвел каналы да зарарланган. Эче бик зур шар кебек күпкән булган, шул хәл аңын җуйдырган. Бәвел куыгы турысыннан тишеп, шланг-катетер куйганнар. Үзе җиде көн аңына килә алмаган, чөнки сидек канга үтеп керә башлаган.
Альфред ярты ел чамасы биленә шешә асып, сидек куыгыннан килә торган нечкә шлангны шуңа тоташтырган килеш йөрде. Боттагы яралар озак төзәлде. Тәненнән ит качып беткән иде. Сидекнең канга эләгүе бик тә хәтәр, организмны тәмам агулый икән.
Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Шул ярадан микән инде ул? Күңелне билгесезлек басып, изеп тора. Җан беркая да омтылмый, берни белән дә кызыксынмый. Юктан гына да ачу кабына, эчкә ут агыла. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмисең. Бу изә торган халәттән нәрсәдер эшлисе, котыласы килә. Нәкъ читлеккә бикләнгән җәнлек кебек сизәсең үзеңне. Әйе, аның тәне түгел, рухы яраланган булса кирәк. Таза вакытта да егет һич тә мондый халәттә калганын хәтерләми. Ул һәр якты көнгә сөенә, эчендә шатлык уяна, куян кебек сикергәли, шаяра иде. Авыр, кискен вакытларда да күңеле төшми, кайгыны бик тиз үткәреп җибәрә иде. Ә хәзер ниндидер билгесезлек аны чыгырдан чыгара, зиһенен томалый, һәр теләген бетерә. Аңарда хәзер бернинди кызыксыну калмады. Китапларны да эч пошуны басу, вакыт үткәрү өчен генә укый. Нәрсә инде бу? Ни булды аңа? Шулай да рәткә керә алмас микәнни? Ичмаса, яраң бүтәннәрнеке кебек беленеп торса иде. Кешегә әйтергә оят. Бер врач та тәгаен генә берни белми. Ул үзе дә ачык кына әйтә алмый. Элек аның уйлары, ният-теләкләре ап-ачык иде. Хәзер теләк-омтылышлар сүнгән, беткән, көле генә калган кебек. Менә шул көлдә казынып ят инде. Шул көлләрне актарырга гына калды, әй, егетләр! Ничек килеп чыкты соң бу?
II
…Латвия белән Литва чигендә Пепкуле дигән шәһәрчек бар иде. Немецлар хәзер гел оборона тота. Кырык дүртенче ел тәмамланып килә. Башка фронтлар бик нык алга китте, Балтыйк буе гына тоткарланды. Бу хәл, билгеле, командованиедә борчу тудыра иде. Шуңа «һөҗүмгә күчәргә» дигән боерык шактый еш килә. Ә һөҗүмне бик җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр һөҗүм РС батареяларының залпы белән башлана. Цельләр алдан әйтелми, сер итеп саклана иде. Ә без – каторжаннарга снарядлар ташучы взвод. Минем карамакта – дүрт студебекер. Дошман кулына