Каһәр. Хисам Камалов
бар. Егет, Отто Зингер, хәстәргә керешкән. Элемтәләре бар икән. Берничә көндә эшне әйләндереп тә чыгарган. Костелда никах йоласын бар шартына туры китереп үтәгәннәр. Аннары Зингерлар егетнең торган җиренә Курляндиягә кайтып киткән.
Таня Оттоны бик яхшы хәтерли. Аларга кунакка да киләләр иде. Бер дә буш кул белән килмиләр. Таняның Ленинградта медучилищеда укыган чагы иде. Каникул вакытында болар да килеп төште. Таняга – бастоннан костюм-юбка, энесе Радикка – бик яхшы табанлы инглиз ботинкалары, әниләренә бик затлы эчке киемнәр бүләк иттеләр, аларны баштанаяк киендерделәр. Таня әле хәзер дә шул костюм-юбканы кия.
Аннары бик киеренке кырыгынчы ел килде. Шәһәрдә хәрби частьлар күбәйгәннән-күбәйде. Тревогалар еш була иде. Әти-әниләре икесе дә хәрби врачлар. Төн урталарында чыгып чабалар, тик икенче көнне генә кайталар иде. Билгесезлек киеренкелекне көчәйтә. Төрле имеш-мимешләргә колак сала башлыйсың. Каядыр югарыда, кеше күзе җитә алмый торган җирдә бик көчле политик уен бара, рәхимсез алышалар, кайсы җиңәр дә кайсы җиңелер. Адәм балаларының язмышлары шулардан тора. Бар нәрсәне өстә хәл итәләр. Соңыннан кешеләргә боерык төшерәләр. Боерык массаларны хәрәкәткә китерә, кирәкле якка юнәлдерә. Массалар ул – өстә политик уен алып барган затларның банктагы байлыгы, көче. Менә берсе ва-банкка бара, кинәт киеренкелек көчәя, сулый торган һава тамактан авырлык белән үтә. Эчке дулкынланудан кешеләрнең тыны кысыла, йөзләреннән кан кача, иреннәре кысыла, куллары калтырый. Әз сөйләшәләр, әмма кайчакта бик тиз дөртләп кабыналар. Нервлары чыдый алмый ычкынып китәләр.
Танялар гаиләсе дә нерв киеренкелеге белән яшәде. Җитмәсә, әтиләре полкының политидарәсеннән бер комиссарны кулга алдылар. Ата кеше кухняда төне буе тәмәке тартып утыра, әниләре төнге ак озын киеме белән караңгы бүлмәләрдә өй иясе кебек йөренә, ирен йокларга дәшә иде. Ә тегесе ишетми, җавап кайтармый. Уйлана һәм мыгыр-мыгыр үзалдына авыз эченнән сөйләнә. Сүзләрен аңлап булмый, «Нигә шулай, нигә шулай?» дигәнен генә аерырга мөмкин иде.
Бер хәл Таняның бик исендә калган. Ул практика узарга үз шәһәрендәге больницага кайткан иде. Төн уртасында ишек дөбердәттеләр. Әтисе кухняда хәрби киемнәрен салмаган килеш тәмәке тартып утыра. Ул ярты төн узгач кына ятарга күнегеп киткән иде. Ятактан уятып алып китүдән курка, саклана иде… Әтисе ишекне ачты, ике милиционер өйдә тентү ясарга килгән иде. Әтисе бик каты кычкырып каршы төште. Тегеләр шунда ук аны тынарга мәҗбүр итте. Менә тентүгә санкция, дип, аңа кәгазь суздылар. Алар төне буе бүлмәләрнең астын өскә китереп ташладылар. Радикның бер генә карават торган кечкенә «коморка»сында, читлектә ике тутый кошы бар иде. Өйдә ят кешеләр йөргәнен сизеп, алар икәүләшеп кычкырышырга тотынды. Немецча сүзгә охшаган авазлар чыгаралар. Әллә шуңа күрәме, милиционерлар шиккә калды. Радикка бәйләнә башладылар: кем бирде, каян алдың? Попугайлар нинди сүзләр әйтә, нинди мәгънә белгертә? Милиционерларның берсе читлеккә бармагын тыккан иде, тегеләр икесе берьюлы шундый итеп чукып алды, бармактан кан чыкты. Кан болай гына туктамады, тамырга