Каһәр. Хисам Камалов
Ул бит аңа бары яхшылык кына тели, ә теге, киреләнеп, үзенекендә тора. «Аның урынында син дә шулай эшләр идең», – диде Таня Радикка. Ул моның белән килешмәде: «Юк, мин яклар идем, үземә начар булса да, аралар идем», – диде. «Шуның белән бөтен эшне бозар идең», – диде Таня аңа. Радик җилкәләрен генә сикертте, үз сүзен сүз иткәнен белгертте.
Гаиләдә элекке шаярып сөйләшүләр, бер-береңә төрттереп сүз әйтүләр юкка чыкты. Һәр як үзен хаклы саный һәм чигенергә теләми иде. Нилектән бу шулай? Тышкы мохит аларның гади, дус гаиләсен икегә аерды. Моны ата кеше читләтеп-читләтеп аңлатып бирсә дә, Радик аны кабул итмәде. Әтисен гаепләүдән арына алмады. Әниләре исә, нәрсәдер аңлап, аларны килештерер өчен тырыша башлады. Ата да шактый кырыс иде, үз тәҗрибәсе белән ныгытылган принципларыннан чигенмәде. Радик та яшьлек кирелеге белән көчле иде. Өстәл янында ашап-эчеп утырганда да алар эләгешеп китә, бар ямьне бетерә иде. Радик әтисенең башка гаепләрен дә казып чыгара башлады. Бу нәрсә атаны тәмам чыгырдан чыгара, ул Радик белән бер табынга утырмаска тырыша иде. Үзе бик күңелсез, өметен өзгән чырай белән йөри. Таня аны шундый хәлдә күреп бик жәлли иде. Бичара әти. Нишләргә дә белми. Үз балаң белән сугышып яшә инде. Ни өчен, ни бәрабәренә? Кемгә нәрсә бирә бу? Нинди иблис китереп чыгарды моны? Әйе, тормыш катлауланды, элеккеге үлчәмнәр, кыйммәтләр юкка чыкты. Әмма ул кыйммәтләр гасырлар буе буыннан-буынга килгән, чарланган, сыналган, кешеләрнең тормыш кагыйдәсенә әйләнгән, әхлак нормасы булып урнашкан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кешелекле итәргә булышкан. Гасырлар буе әз-әзләп җыелган ул, әз-әзләп ныгый барган, мөнәсәбәтләрдә, ызгыш-талашларда чарланып, иләнеп килгән. Кешеләрне җәмгыять итеп оештырып торган һәм хезмәт иттергән әхлак фонды әнә шулай кан-яшь коеп табылган. Зур кыйммәт булып әверелгән. Кешеләрнең канына тәртип-низам формалары булып сеңгән. Хәзер шулар барысы да кинәт кенә бетерелде, юкка чыгарылды. Ул кыйммәтләр урынына боерык, циркулярлар килде. Ата шуларны гаиләсенә аңлатып сөйли дә Радикка карата да йомшарган төсле була иде…
VIII
Җәй уртасы. Мин Ленинградта идем әле. Әтиләр полкына Латвия җиренә күчәргә боерык булган. Хөкүмәтләр килешүе буенча безнең гаскәрләр шунда кертелгән. Митава шәһәренә урнаштырганнар. Шәһәр зур гына елганың ике ярында утыра. Матур күперләр ике якны тоташтырып тора. Әтиләр торган урын елганың көнбатыш ягындагы хәрби шәһәрчектә иде. Мин шунда август азакларында кайтып төштем. Диплом алдым, эшкә юллама да бирделәр. Ниндидер хәрби частька иде.
Әти белән әнинең күңелләре күтәренке иде. Патриотик хистән генә булмагандыр. Ватандарлык әтидә бик көчле иде. Менә Россия составына аның элеккеге биләмәләре кайтты. Илнең чикләре ныгый төште. Латвия өчен дә зур, ресурсларга гаять бай Россиягә кушылу файдалы гына булачак. Тик гади халык моны тулысы белән аңлап җитми иде әле. Безгә каш җыерып караучыларны күрми мөмкин түгел иде. Гомумән, безне өнәп бетермәүләре сизелә. Тышка бик чыгармасалар да,