Каһәр. Хисам Камалов

Каһәр - Хисам Камалов


Скачать книгу
алгыры! Күпме өметләр баглаган идем. Яңа тормышка көчемне бирергә дип күпме хыялланган, укыган, тир түккән идем! Менә яңа тормыш килде, ә мин аңа яраклы булып чыкмадым. Нилектән бу? Мин генә гаеплеме? Әллә тормышның үзендә нәрсәдер дөрес булып чыкмаганмы?

      Тагын озак кына тын утырдылар. Отто абый ихлас күңелдән борчыла иде. Ул ялганлый, икейөзләнә белми шул.

      – Нигә минем икейөзләнүем таләп ителә, ә? Мин менә шуны аңламыйм, – диде ул, өзгәләнеп. – Бу тормыш, социализм чын бит, ә нигә ул чынны гына алга сөрми? Нигә ялган, нигә икейөзләнү? Юк, тикмәгә түгел бу ялган, икейөзләнү. Ниндидер бер кимчелекне томалау өчен кирәктер ул…

      – Капитализмда алдау бермә-бер күбрәк, – дип сүз кыстырды әти.

      – Анысы хак, анда коточкыч алдау, аңлашыла! Ә бит бу социализм, биредә алдау булырга тиеш түгел иде. Алайса, ни өчен революция ясаганнар? Шул коточкыч алдауны, изүне бетерү өчен бит!

      – Тормыш бик катлаулы, Отто, – диде әти. – Революцияне аерым кеше өчен ясамыйлар. Кайберәүләр төшеп тә кала. Аны аңлап бетереп булмый, һәм ул мөмкин дә түгел. Ә син төшеп калырга тиеш түгел, син – чын, нык кеше! Алдыңа килгәнен генә аңларга тырыш, юк, дөрес әйтмим, ничек бар, шулай кабул ит тә дәшмә. Ә нигә? Әллә синең белән мин берәр нәрсә үзгәртә алабызмы? Юк, билгеле!

      – Шулай булгач, ә?.. – Отто абый кулын өметсез селкеп куйды.

      Әңгәмә шунда өзелде. Отто абый үз йомышларын йомышларга шәһәргә чыгып китте…

      Әти белән Отто абыйның бәхәсләшеп утырулары миңа күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Хатын-кызның уенда гел чүпрәк-чапрак та гайбәт дип әйтсәләр дә, миндә нишләптер андый уйлар калыкмый иде. Үзем дә сизгәлим, миндә гел ир-ат уйлары гына. Тормышның барышы, тормышны үз иңнәрендә алып баручы кешеләр язмышы миңа аеруча кызыклы һәм ымсындыргыч. Шуңа күрәме, мине салкын диләр. «Салкын гүзәл» дигән сүзләр дә ишеткәләдем. Мин, билгеле, гүзәллектән бик ерак торам. Үзем турында мин тәнкыйть кушып уйлыйм. «Мин чибәр» дип, күземне сукырайтмыйм. Бар бит «мин гүзәл» дип кукраеп йөрүче кызлар, хатыннар. Динә Әхәтовнаның да «синдә хатын-кыз назы әз сизелә» дип төрттергәне бар. Башта аңламаган идем. Хәзер аңлый башладым. Динә Әхәтовнаның үзендә хатын-кызлык сыйфатлары бик көчле, назлылыгы да кыяфәтенә чыккан. Ә миндә битарафлык, искитмәү күбрәк, диләр…

      Отто абый безгә бүтән килергә өлгермәде. Кырык беренче елның унҗиденче июнендә, әти-әни җәйге ялларын көч-хәл белән бергә туры китереп алып, бернинди шикләнүсез-нисез Отто абыйларга кунакка китте. Радикның, эшеннән чыгып, юньлерәк урын эзләгән чагы иде, ул да аларга иярде.

      – Отто абыйны яңа тормыш әлифбасына өйрәтәм, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Бәлки, анда миңа кулай эш табылып та куюы бар.

      Әти-әни аңа каршы килмәде. Әни инде Радикны кирәгеннән артык иркәләп кенә тора. Кайчак миңа читен булып китә. Әни мине якынрак күрергә тиеш югыйсә. Юк, әни мине түгел, Радикны җанына якын итә иде. Нишләтәсең аны? Бу аның «чире» кебек иде… Аларны Добеле шәһәрчеге аша уза торган хәрби машиналар алып китте.

      Мин үз эшемдә, күбрәк төнге сменада. Отто абыйларга барырга бик җилкенсәм дә җибәрмәделәр.


Скачать книгу