Каһәр. Хисам Камалов

Каһәр - Хисам Камалов


Скачать книгу
әле тегеләй тартылам. Икенче яралының кычкырып елаган тавышы йөрәкне әллә нишләтеп үтте. Әмма начальник боерыгы көчлерәк иде. Шуңа куркуым да өстәлгәндер, тизрәк боерыкны үтәргә ашыктым. Яралыларның сүгенә-сүгенә каһәрләп каргаганы да мине тотып кала алмады. Йөрәгем урыныннан купкан, берни уйларга, карар итәргә көч юк. Тулысынча шул курку һәм югалып калу бар зиһенемне, ихтыярымны бетергән иде. Курку җанга бер төшсә, акылыңны ала, кешелегеңне бетерә. Үзең дә сизми каласың икән.

      Әйберләрне алырга квартира ишеген ачып кергәч кенә, мин әти-әниләрне искә төшердем. Теге яралыларның каһәр яудырулары зиһенемне тәмам томалаган иде. Әти-әниләр нишләр? Алар кайда? Бәлки, бүген кайтып та җитәрләр? Әллә көтәргәме? Кем рөхсәт итәр? Нишләргә? Йөрәгем өзгәләнә-өзгәләнә чыгып киттем. Бу хәл вакытлы гынадыр, менә бетәр дигән өмет юата иде.

      Безнең часть башта Двинскига чигенде. Шунда туктарбыз дип өметләнгән идек. Булмады, иртән немец самолётлары очып килеп крепостька бомба ташлап китте. Үлүчеләр, яраланучылар булды. Дөньяның асты өскә килде. Юлда күргән газаплар ташлап калдырган теге яралыларны хәтердән кысрыклап чыгара барды. Биредәге фаҗигаләрнең иге-чиге булмады.

      Кайсы урыннарда күперләр шартлатылган иде. «Диверсантлар» дигән коточкыч сүзләр йөрде. Юлда очраган һәр кеше диверсант булып күренә иде. Алар, имеш, бик ярамсаклар, безнең яклы булып кыланалар. Шуның өчен үзләрен фаш итү дә кыен. Шулай, җанда ышаныч тәмам бетте, хәзер ни әйтсәләр, шуңа ышанырга мәҗбүр буласың, чөнки тикшерергә, сынарга мөмкин түгел. Бу хәлләр сине теләсә нишләтә, син бернинди каршылык күрсәтә алмыйсың. Шул вакыттан бирле хәтәр өермә мине йомычка урынына йөртте, әле теге, әле бу якка ташлады.

      Туганнардан бер хәбәр алганым булмады. Барча җепләр өзелде. Арада тирән упкын барлыкка килде. Алар упкынның бер ягында, мин икенче ягында калдык. Бу мәхшәр шултиклем кинәт булды, мин әле хәзергә кадәр моның бер очына чыга алганым юк.

      Башта фронтка якынрак торган госпитальләрдә эшләдем. Аннары тылга күчерделәр. Кырык өченче ел башында Казанга билгеләделәр. Госпитальгә кертмәделәр, ә җирле больницада эшләргә куштылар. Моңа инде минем туганнарымның теге якта калулары сәбәпче булгандыр. Мантыйк буенча шундый уй үзеннән-үзе башка килә иде.

      Кырык дүртенче елның көзендә Митава шәһәре безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителде. Сугыш буена эчтән яшерен генә көткән шатлык иде бу минем өчен. Туганнарымны эзләтә башладым, әмма миңа бернинди җавап килмәде. Мин шулай да өметне өзмәдем, сүндермәдем. Курляндия немецлар кулында иде әле. Мин үзем яшәгән шәһәргә, Митавага китәргә омтылып карадым. Рөхсәт юк әле, диделәр. Түзәргә күнеккән күңелнең бер генә таянычы калды, ул – сабыр итү, чыдау. Ә күпме сабыр итәргә мөмкин, чыдауның чиге бармы? Җанның төтенсез генә көйрәп янган вакытлары була, беркем белми, беркем күрми. Тик ялгыз гына эчтән учак булып янып йөрисең. Бүтәннәргә әйтсәң дә, кем сине аңласын, хәлеңә керсен? Аның үз кайгы-хәсрәте хәттин


Скачать книгу