Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
яклары да такыр була, диләр. Шулайдыр, төрле чагы буладыр, тик нигәдер Нариман бала чагында алардан гел көнләшеп яшәде. Бер-берсен карашып, бер-беренә ярдәм итеп үскән күрше балалары гел бердәм булып яшәделәр, матур итеп хезмәт итәләр, күңелле итеп уйный да белә торганнар иде. Ә ул һаман да үзе генә, ялгызы гына уйнап үсте. Ни өчен аның анасы бер генә бала белән калган? Менә бу нәрсә аның өчен әле дә зур сорау булып кала килә. Шуны белеп, шуның бер очына чыгасы килсә дә, нигәдер анасыннан сорарга яхшысынмый торган иде.
Ә менә Динә белән нишләргә? Әйтсәң, билгеле, тавыш чыгачак, минем арттан эш йөртәсең, дип үпкәләячәк. Табибларга да тулысынча ышанып җитеп булмый, бала язмышы ул барыбер Ходай кулында, баланың ничек һәм кайчан туасын бер Алла гына белә. Юк, ул әлегә хатынына берни дә әйтмәскә, әзрәк көтәргә булды. Бер җае чыгар, бәлкем.
Динә трамваен ташлады.
Озак та үтмәде, ресторанга урнашты. Официант булып. Башта иреннән рөхсәт сораган булып кыланды, ә инде рөхсәт алгач, юри генә сорадым, дип шаярткан булды. Нариман каршы килеп кая барсын ди инде?! Динә барыбер үзенекен итәчәк.
Хатынының бала таба алмаячагын аңлаган көннән үк, ул аңа карата бик нык үзгәрде. Тиктомалдан гына кешене йокы череме ничек басса, аны да шундый ук битарафлык хисе басты. Хатыны кая гына барса да, нәрсә белән шөгыльләнсә дә, аңа хәзер барыбер иде. Яратып яшәгән кадерле еллар үтте, тормышының да кызыгы бетте.
Динә башта көндезгедә йөрде, аннан кичкегә күчте. Азрак вакыт узу белән, аңа акча җене кагылды. Ул бертуктаусыз: «Хезмәт хакына гына баеп булмас, алдау хакына баеп карарга кирәк», – дип сөйләнде. Алдау сүзе монда бигүк аңлашылып та бетми, чөнки ресторанда «чәйлек» дигән нәрсә бар. Әзрәк баерак, кыланчыграк адәмнәр официантлардан сдача-мазар сорап тормыйлар, тоташ акчалар калдырып чыгалар. Билгеле, андый зур акчалар атканда, алар шактый кызмача булалар, ни кыланганнарын үзләре дә аңлап бетермиләр. Икенче көнне акчаны артык күп тамызганнарына, бәлкем, үкенә дә торганнардыр, ләкин инде соң була…
Динәнең рестораннан кайтканын көтеп җаны чыга иде Нариманның. Вакыт узмый да узмый. Аптырагач, телевизор кабызып карый. Анда да әллә нәрсә юк. Яхшы фильм булса әле бер хәл, юк шул, зәңгәр экраннарда һаман да шул партия функционерларының карт, иләмсез чырайлары гына чагыла. Шуларның ялган һәм эчпошыргыч сүзләрен тыңлап утыру саруны кайната. Ә ил хуҗасы, ягъни генсек бөтенләй картайды, аның хәзер нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык түгел. Ияге чалшайды, күзләре акайды. Буш сүз сөйләгән кешене яратмый иде Нариман, ә бу илнең сәясәте фәкать шуңа, буш сүзгә генә корылган. Өстәгеләр чүбек чәйниләр, ә халык шуларга кул чабып тора. Ә инде ялганга корылган, буш сәясәт алып барган илнең беркайчан да киләчәге булмый…
Көз айлары. Әбиләр чуагы. Көндез кояш кыздыра, рәхәт, хәтта төнлә дә җылы була. Шундый матур төннәрнең берендә Динә эштән кайтмады. Хатыны әзрәк соңгарак калса, ресторанга барып, аны каршы алгалаган чаклары булгалады. Ә бүген ул бармады. Такси