Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
яткан, тирән, төпсез упкында яткан… Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте…
– Миңа шундый рәхәт синең белән…
– Миңа да…
– Ландыш…
Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы кочагына тартып алды…
– Инсаф!
– Әү, җаным.
– Ал мине!
Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә. Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан тартылып ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның кайнар кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап, хатынны урынга аударды. Инсафның куллары, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк кузгатып, тәнен иркәләде… Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, бар дөньяларын онытып, мәхәббәт диңгезенә чумдылар… Бары тик ышык почмактан Инсафның колагына: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!» – дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелгәләп алды…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.