Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
югалтып, дәшмичә, өнсез торды. Ике туган арасында бәрелеш башланырга тора иде һәм аның яхшылык белән бетмәячәген кунаклар яхшы сизенделәр…
– Син нәрсә, мине шуның өчен чакырдыңмы? – дип, төкерекләрен чәчте Мәхмүт. – Шушы сүзләрне әйтер өченме? Җаныма пычрак атар өченме?
– Ничек яшәргә уйлыйсың син… иманыңны?! Син бит Хатыйпны өстерүче, шул мескен малайны кыйнатучы син идең бит, син!
Матур гына башланган кичәнең шулай көтмәгәндә җәнҗалга әйләнә баруын беркем дә көтмәгән иде кебек. Инсаф туганына булган күптәнге үпкәсен бүген дуслары, авылдашлары алдында чыгарды. Ә кирәк булды микән? Ашыкмадымы? Соңыннан үкенерлек булмасмы?
Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар…
– Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!
– Тынычлан, – диде Инсаф Мәхмүткә. – Син түгел, син түгел…
– Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! – дип чәпчеде инде үзен Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. – Нигә җыйдың безне? Тавыш чыгарыр өченме?
– Юк, нигезне күрсәтер өчен…
Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, аңардан гына кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар исә аңа рәхмәт әйтеп таралыштылар. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды…
– Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? – диде Инсаф Ландышка.
– Куасыңмы?
– Юк, кумыйм… киресенчә… балаң, ирең бар… Көтә торганнардыр…
– Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклыйлар. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Хатыйп иртә ята, иртә тора…
– Әгәр дә Хатыйбың сине минем янда икәнен белсә…
– Нишләтә?
– Муеның борып ата.
– Куркым туйдым инде мин! – Ландыш горур гына башын өскә чөйде. Чибәр дә, хәтәр дә икән үзе! – Минем, беләсеңме, нишлисем килә…
– Нишлисең?
– Үч аласым килә.
– Кемнән?
– Хатыйптан.
– Үч? Нинди үч?
– Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Хатыйп юк. Авыл ирләре дә йөри икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә үк, ирем газигын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда айдагы Зөһрә кыз, йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит! Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире юк, үлгән. Болар инде күптән – Әлфинурның ире исән чагында ук дус булганнар. Ире аның Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан кайтканда, юлда авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен дә кем юатсын, ди! Ә Хатыйп – тут как тут! Чибәр, матур булса бер хәл иде, гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат гөберле бака!
Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньядагы сымак хис итте.