Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
ишетелде. Барысы да шым булып калды. Кы-ы-зык! Кем булырга мөмкин бу? Инсаф тиз генә утны сүндерде. Тәрәзәгә капланып, урам ягына күз ташлады. Тик анда беркем дә күренмәде. Кабаланып, ул янә ут кабызды. Ни күрсеннәр: ишек төбендә Ландыш басып тора иде! Барысы да, бу хәлгә шаккатып, берникадәр вакыт эндәшә алмыйча тордылар. Дөресен әйткәндә, кунакта утыручыларның берсе дә (Инсафтан башка!) Ландышны яратып бетермиләр иде. Бишкүлдә килмешәкләрне болай да бик өнәп бетермиләр һәм аның әле, җитмәсә, Хатыйп хатыны булуы да нәфрәт хисен икеләтә көчәйтә иде. Авыл халкы Хатыйпны яратмый, чөнки ул инде ничәмә кешенең башына җитте. Каяндыр күченеп кайткан Ландышны да халык аның хәләл җефете итеп түгел, ә Хатыйпның кара күләгәсе, койрыгы итеп кабул итте.
Беренче булып урыныннан Хәсти кузгалды, һәм ул, кыланчыкланып, тәрәзә буйларын, ишек артларын карап чыкты һәм хәтта кием шкафы эченә дә башын тыгып алды…
– Юк…
– Нәрсә эзлисең син анда? – дип сорады аңардан Инсаф.
– Хатыйп килмәгән микән, дим…
– Нишләп?
– …хатыны артыннан ияреп…
– Ландыш… – Инсаф үзе дә каушап калган иде. – Кер… ишек төбендә торма…
– Исәнмесез! – диде Ландыш, үз-үзен бик тиз кулга алып. Оялу-каушау дигән нәрсә ят иде аңа, күрәсең, әрсезлек, кыюлык хисләре җитәрлек иде үзендә. – Тиктомалдан килеп керүемә исегез китмәсен, мин белеп килдем…
– Нәстәне? – дип сорады Хәсти.
– Аулак өйне…
– Аулак өйгә, между пручим, ирле хатыннар йөрми! – дип төрттерде Хәмдия.
– Ә без нәрсә? – диде Сылу.
– Сезнең никах кына, – диде Хәмдия. – Сез бит әле загста язылышмаган.
– Никах загстан җугарырак! – дип фикер йөртте Шаман.
– Дөрес һәм бик дөрес! – дип куәтләде Хәсти аның сүзен.
– Хәсти, бар әле, бутама кешене! – Инсаф Ландыш янына килеп басты һәм аңа кулын сузды. – Ландыш, әйдә, утыр безнең янга! Бергә күңелле булыр…
– Ие… кеше янында! – дип өстәде Хәсти.
– Рәхмәт, – диде хатын.
– Әйдә, табынга утыр! – дип кыстады аны хуҗа.
– Юк, утырмыйм, – дип кырт кисте ул. – Аракы куелган табынга утырмыйм!
– Ой, ой, каян килгән мулла кызы! – Бусы Мәхмүт иде. Бу аның үзенчә Ландышны кабул итмәве һәм үртәве иде.
– Юк, мин сезнең янда дини кеше булып кыланмыйм, биш мәртәбә намаз да укымыйм! – диде Ландыш. – Шуны гына әйтәм: аракысыз да күңел ачарга була!
– Нишләргә кушасың? – дип сорады Мәхмүт.
– Аулак өй, дисез бит…
– Аулак өй дигәч тә, нәстә, йөзек салыш уйнатмакчы буласыңмы?
– Ә нишләп уйнамаска?! Күңелне табын артында түгел, ә биеп-җырлап, уйнап ачарга да була, шулай бит?!
Табындагылар кабат тын калдылар. Авылда яшәгәч, Ландышның кайбер сәер гадәтләрен беләләр иде. Башта, килгән шәпкә ул клубта сәнгать җитәкчесе булып йөрде, анда бер ел гына эшләде, ире бик каты көнләшкәч, китапханәгә күчте. Ләкин шул бер ел эчендә генә дә ул клубта нинди генә чаралар уздырмады. Кичәләр, дискотекалар, аулак өйләр… Йоклап яткан клуб уянды. Клуб ишеге кайсы якка ачылганын