Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
Ниһаять, ул Раушания белән дә күреште. Күрше Багыш авылына төшеп, аны үзенә кунакка алып менде. Кочышып, сөешеп, хисләр яңартырбыз, дип өметләнгән Инсаф монда да ялгышты. Бигүк ачылып китәргә, серен чишәргә яратмый торган кыз булып чыкты ул. Әзрәк кыргыйрак, кырысрак кыз. Җиде ел буе күрешмәгән егетен кочаклап, назлап үбәсе урынга, ул, килүгә үк, чүпрәк белән чиләккә ябышты, өйнең идәннәрен, бусагаларын юып чыгарды. Эш авырга китте, ахрысы, кыз, соңрак (ул Инсафның әнисе кебек үк йөрәк авырулы иде!) тыны кысылганын тоеп, караватка ауды. Инсаф, ниһаять, аны кочагына алды. Раушания карышмады, башын Инсафның иңенә салып, тын гына елады. Елый, димәк, ярата, елый, димәк, сагынган. Егет шулай дип уйлады. Ләкин егетнең күңеле инде күптән сагыштан, моңнан туйган, аңа хәзер дөнья шатлыгы, яшәү дәрте җитми иде. Ни кызганыч, Раушания аңа әлегә ул теләгән нәрсәне бирә алмый иде.
Әбиләр чуагы. Матур көннәр тора. Кояш тәнне, җанны эретеп кенә җылыта. Шундый матур, аяз көннәрнең берсендә Инсаф сарайга утын ярырга дип чыкты. Шактый озак ярды ул утынны, арыды, шуннан бик нык эчәсе килүен сизеп, өйгә керергә булды. Керсә, өендә бер чибәр хатын киштәдәге китапларны актарып тора. Хуҗа кергәч, ул китабын куеп, егеткә борылып карады. Юк, ул, башын аска иеп, иреннәрен турсайтмады, йөзен дә яшермәде, ә кояштай балкып, аңа карап, матур итеп бер елмайды. Аны күргәч, Инсафның күңеле яктырып китте. Менә бит ул, менә кем кирәк аңа! Юк, аны чибәрләрнең чибәре дип тә әйтеп булмый, алай дип әйтергә никтер тел дә бармый, ләкин ул шулхәтле сөйкемле, каһәр, ягымлы, аны кочып алып, шашып үбәсе, иркәлисе килә! Озын чәчләре кара төстә булган, күрәсең, ләкин ул, заман шаукымына ияреп, аны җирән төскә буяткан, гомумән, ул төсе-кыяфәте белән бер генә дә авыл кызына охшамаган, шәһәр кызына тартым иде. Аның кайчандыр шәһәрдә яшәгәнлеге, авылга мәҗбүри генә кайтканлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Кайбер авыл кызларына хет әллә нәрсә кидер, чәчләрен ясат, буят, алар барыбер авыл кызлары булып калалар. Ә бу кыз, бу ханым исә бөтенләй үзгә иде. Инсаф белән кыз бер-берсенә җылы гына карашып куйдылар, аларның күз карашында бер-берсен ярату сизелде һәм анда: «Син минеке бит, наным, мин синеке бит, җаным!» – дип язылган сымак иде…
– Инсаф! – дип дәште аңа хатын. Кызык, ул инде аның исемен дә белә. – Бу хатын синең яныңа ни өчен килгән дип уйлыйсыңдыр инде, име?
– Син…
– Нәрсә?
– Кияүдәмени?
– Ә нишләп әле мин кияүдә булмаска тиеш, ди?!
– Димәк, ялгышмаганмын. Син килгән кеше. Хатын-кыз кинәт кенә чит авылга кайтып төшми. Аны, билгеле инде, алып кайталар… кемнәрдер…
– Килмешәк, димәкче буласыңмы?
– Юк, алай димим. Син минем исемне беләсең, ә мин синекен белмим. Исемең ничек?
– Белмәвең әйбәтрәк булыр…
– Шулай да?
– Ландыш.
– Ландыш, син кем хатыны соң?
– Хатыйп хатыны.
– Хатыйп?! Әпти Хатыйбымы?
– Кушаматын белмим. Фәтхуллин Хатыйп хатыны мин.
– А… а…
Инсаф агарынып китте, аның чырае качты. Нәрсә, нәрсә, ләкин шушы чибәр хатын авызыннан әлеге адәмнең исемен ишетәсе килмәгән иде аның. Хәер, Әпти хатынына