Моң. Сәмига Сәүбанова
да итәсең, куркыныч башлангач бәргәләнәсең, паникага биреләсең. Сиңа сабырлыкка өйрәнергә кирәк. Ә Азат, киресенчә, уен ахырында көч җыя һәм партияне матур итеп тәмамлый. Сезгә бер-берегездән өйрәнергә кирәк. Без бу юлы гади ярышка гына түгел, үзенә күрә кечкенә генә бер чемпионатка барабыз. Азатның теләгенә каршы килмичә, мин сиңа ярышка барырга тәкъдим итәм. Катнашкан очракта, ел буена эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе күренәчәк.
Айнур авыр сулады.
– Ярар, барырмын. Әни рөхсәт итсә әгәр, – дип өстәде.
Рәхимәгә риза булудан башка чара юк иде.
Менә ярышлар узды. Җиңү яулаган егетләргә зурлар командасына юл ачылды.
Чираттагы ярышка егетләрнең икесенең берсен генә алып барулары да мөмкин иде. Алар моны үзләре дә аңлады. Тик тренер ярышка аларның икесенең дә барачагын әйтеп куандырды. Ләкин ярыш буласы шәһәрдә егетләргә бергә күренеп йөрергә кушмады. Сәбәбен ярыш көнне генә ачты:
– Сезгә икегезгә бер кеше булып уйнарга туры килер. Көрәш каты булачак. Берегезнең – сабырлыгы, икенчегезнең елгырлыгы берләшергә тиеш, – диде.
Шулай итеп, бер көнне – Айнур, икенче көнне Азат уйнады. Уен вакытында бер-берсе белән очрашмадылар да, сөйләшмәделәр дә. Алар өчен һәрнәрсәне тренер үзе хәл итте.
Ә менә Әлфияне тренер команда исемлегеннән сызып ташлады, моның сәбәбе берәүгә дә билгеле түгел иде. Өметле генә башлап җибәргән кыз өчен шахмат дөньясына юл ябылды.
– Шахмат синең өчен түгел. Шахмат – көчле рухлылар спорты, – дип аңлатты тренер Әлфиягә.
– Ә мин көчсезмени?
– Син үзеңнең шахматтан башка яши алырыңа ышанасыңмы?
– Яши алам, билгеле.
– Ә медицина?
– Укырга кирәк бит. Шахмат ул – спорт. Медицина – һөнәр.
– Миңа шахматка спорт итеп түгел, һөнәр итеп карардай кешеләр кирәк…
Әлфия Хәйриядән дә ярдәм сорап карады.
– Мин начар уйнамыйм бит, – дип, бер сүзне тәкрарлады ул.
– Соң бит, балакаем, сүз профессиональ спорт турында бара. Анда яхшы уйнаудан тыш бүтән сыйфатлар да кирәк. Менә мин сиңа киләчәктә команданың табибәсе эшен тәкъдим итә алам. Тик профессиональ шахмат… Анысына мин хуҗа түгел!
Көйсез бала үзе сораган уенчыкны бирмәсәләр нишли? Аягын тибә-тибә елый, тешләшә. Моңарчы гел үз сүзен генә сүз итеп яшәргә күнеккән Әлфия бу очракта аяк тибенеп кенә теләгенә ирешеп булмасын аңлаган иде.
Кыз Айнур һәм Азат белән бергә төшкән фоторәсемнәрне карый башлады. Бу фоторәсемнәр берзаман тарихка ук керерләр. Шик юк, егетләр танылган шахматчы булачак. Аларның уңышларын чит ил шахмат сөючеләре дә алкышлаячак. Әлфия моңа ышана. Тик менә максатка ирештем дигәндә генә үзен командадан читләштерүләре…
Бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзен харап итүче кызлар турында аның ишеткәне бар иде. Ләкин кыз үзен харап итәргә җүләр түгел. Менә ул үзен санга сукмаучыларны акылга утырту турында уйлана башлады. Тик кайсыннан башларга? Тренерданмы, Айнурданмы, Азаттанмы? Әллә аның теләкләренә каршы төшкән Хәйриядәнме? Әтисе белән рәхәттә яшәмәсен әле…
Менә тренерның фотосы. Менә «әни апа»ныкы…