Моң. Сәмига Сәүбанова
көтә. Язмышка буйсынмаумы, әллә аның ихтыярына каршы килүме бу? Шундый матур парлар да бала сөюдән мәхрүм икән, бүтәннәр нишләргә тиеш?
Хатын белән сөйләшкәннән соң, аның бу фикере ныгыды.
– Әйе, мин ирләрне яратмыйм, – диде ул. – Шуңа күрә дә гадәти булмаган ысул белән бала табарга булдым. Сәбәбен беркемгә дә, хәтта сезгә дә әйтә алмыйм.
– Сезнең күңелегездә бик каты рәнҗү ята. Сез аңардан арынмыйча торып, бер генә табиб та проблемагызны хәл итә алмас.
– Нишләргә соң миңа?
– Кайсы динне тотуыгызга карап, мәчеткә йә чиркәүгә барып, Аллаһы Тәгаләдән үзегезне ярлыкавын сорагыз.
– Мине ярлыкавын сорау нигә кирәк? Мин үзем җәза күрүче бит.
– Күңелдә гомер буена таш йөртү – зур гөнаһ… Аннан соң үзегезне рәнҗетүчене гафу итәргә, ә сезгә кылган хаталарыгыз өчен тәүбә итәргә кирәк.
– Ул җинаятьче булса дамы?
– Әйе. Сез үткән көн белән яшисез. Адәм баласы алга карап яшәргә тиеш. Явызлыкка, бәлки, үзегез җирлек биргәнсездер? Алай да була. Сезгә үзегезне дә гафу итәргә кирәк. Әмма бүгенге халәттә нинди генә кыйбатлы процедура үтсәгез дә, барысы да юкка гына булачак.
– Минем моңа хәтле дин йортына бөтенләй дә аяк басканым юк.
– Ә сез кереп карагыз!
Һәр җомга саен бу хатынны мәчеткә нәрсә китерә, күңелен нинди шайтан кимерә? Сәдакасына дога укытканда, аның әйтер сүзе дә барлыгын күреп тора бит хәзрәт югыйсә. Тик күңелен ачарга әзер түгелме, әллә ышанып бетмиме? Хәзрәт белә, күңелдәге сызлавык бервакытны тишелеп чыгачак.
Шулай булып чыкты да.
– Хәзрәт, мин нишләргә дә белмим, – диде хатын. – Аллаһы Тәгаләгә нәрсә дип мөрәҗәгать итәргә? Үземне кичерүен, әллә үземнең кичерүемне сораргамы ул бөек көчтән?
– Иң башта үзеңне ярлыкавын сорасаң, дөрес булыр. Аннан соң гына бүтәннәр өчен ярлыкау сорый аласың, балам.
– Мин авыр гөнаһ та эшләмәдем шикелле. Кешенекен урламадым, зина кылмадым, кеше үтермәдем.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез… Ул олы гөнаһны да кичерә ала, кечкенәсе өчен дә җәза бирергә мөмкин.
– Мин сорыйм… Тик ул минем ялваруымны ишетми… Мин булдыра алмыйм! Мин гафу итә алмыйм!
– Аңлавымча, син ир-ат тарафыннан рәнҗетелгәнсең…
– Алай дип әйтеп кенә булса иде…
– Гаепне ир-аттан түгел, үзеңнән дә эзләргә кирәк түгел микән?
– Үземнән?..
– Әйе, үзеңнән. Сез, хатын-кызлар, бу кыяфәтегез белән ир-ат күңелендәге шайтанны котыртасыз. Урамда булса да, ичмасам, гаурәтләрегезне яшеребрәк йөрегез! Гөнаһсыз адәм баласы юк. Олы гөнаһтан сакланырга кирәк. Белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыгыздан тәүбә итәргә кирәк…
Әкренләп Хөмәйрәнең җанын авырттырып басып торган таш җиңеләя башлады. Хәзрәт гафу итә белергә өнди. Үзеңә карата шундый җинаять кылган кешене ничек соң гафу итәргә? Кешегә дә сөйләп булмый, ичмасам!
Сабый бала үзеннән ике-өч яшькә өлкән кешенең һәр әйткән сүзенә ышана, ул ягымлырак сүз әйтеп, кая алып барса, шунда иярә. Хөмәйрәгә кечкенәдән