Җан сөенече. Роза Мулланурова
бу юлы көтеп торганын яшереп маташмады үзе. «Бергә сөйләшеп кайту күңеллерәк булыр дидем, ачуланмагыз… Юл эшен белеп булмый. Хатын-кыз, ялгызы юлда йөргәндә, нинди хәлгә тарымас! Ипле, иптәш булырдай кеше очрап, бер сөйләшеп баруы – үзе бер гомер, диләр!»
Улы белән күрешкәч, Тәгъзимәнең дә күңеле басылгандай булган иде. Хәер, биек койма, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, ишек-тәрәзләре рәшәткәле бу йорттагы тормышны күргәч, тынычлану дигәне – юк сүз, үзеңне алдау, юанырга тырышу гына инде. Җанны бораулый торган шик-шөбһәгә, күңелсез уйларга да ияләшәсең икән берзаман. Чөнки гел күңелдә ул, синнән калмый, артыңнан ияреп йөри. Юл озын. Сөйкемледән – күз, авырткан җирдән кул китми дигәндәй, сүз бала-чага, чуалчык тормыш сукмагы тирәсендә тулганды.
Рәфкатьнең дә тормыш арбасы тигез-шома юлдан тәгәрәмәгән. Хәрби хезмәткә әзерли торган училищеда укыганда, сары чәчле, зәңгәр күзле чибәр марҗа белән таныша. Киңәш-табыш итәргә әти-әнисе ерак, хәер, башы-күзе тәмам тонган гашыйк картларны тыңлар идеме соң? Яшьлек белән, аны-моны уйламыйча, озак та үтми өйләнеп тә куя егет. Улы-кызы үсә төшкәч кенә, ашыгып ясалган адымының үзен ялгыш юлга төртеп керткәнен төшенә ул. Килмешәк татар дип, хатыны аны санламый, чиркәүгә йөри, балаларын да үз диненә күндерә. Шаккаткыч ачыш ясый әти кеше: балалар урнашкан, һөнәрле, башлы-күзле булган, һәм аның – ир, әти кешенең кирәге беткән! Балалар үзләре шундый зирәк, булдыклы булып туып үскәннәр дә әти ярдәменнән башка җиңел генә үргә күтәрелгәннәр гүя.
Хәер, «Ватан», «ата» төшенчәләренең кадере калмаган бу заманда моңа кем аптырасын? Заман ахыры галәмәтедер, бәлки? Отставкага чыккач, туган ягына кайтып төпләнергә ниятли ул. Кайткан менә. Аңа, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган офицерга, фатир биргәннәр. Ә фатирга кот кунсын өчен… «үз яртымны очратырмын дип, мин әле өмет итәм».
Байтак кына сүзсез атладылар. Һәркайсы үз язмышын уйлады.
– Бәхет ишекләре бер генә түгел бит, без шуны онытабыз, берсе ябылса, икенчесе ачылырга тиеш аның. Ябык ишектән күз алалмый ут йотып, кайгырып тору – хата. Ачылыр бәхет капкасы. Тик менә авыз ачып калмаска, бәхетең табыласына чын йөрәктән ышанырга кирәк.
Ялан кыр дигәннәре дә буш түгел икән ич. Кыр чәчкәләре анда-санда баш калкыткан. Ап-ак ромашкалар, күкбашлар иелә-бөгелә талгын җилдә чайкала. Алар да язылган язмышы, үз тормышы белән яши.
…Күкчәчәк өзмәкче булып иелгән иде, сузылган кулы хәрәкәтсез калды. Илдарының күзләре кебек – бигрәк зәп-зәңгәр ич кыр чәчкәсе…
Бу очрашу Тәгъзимәнең туктаусыз сыкрап торган йөрәк ярасына бәлзәм койгандай итте. Кайчан да булса бер төзәлергә тиеш ич яра! Бәхет ишекләре, мәхәббәт кырының барлыгына ышандырырга әзер торган иптәш булганда бигрәк тә! Иптәш… Ипле юлдаш дигәннәндер, бәлки, бу сүз. Янәшәңдә ипле иптәш булсамы? Япан кыр буйлап, кулга-кул тотынышып, барасы да барасы иде. Гүя аларга да унҗиде… Күңел күген гел караңгылык каплап тормас әле, кояш чыгар. Шуңа инанырга кирәк.
Бәс, шулай булгач, ник йөрәген үкенеч уты көйдерә соң әле?! Ник тәкъдир аңа да Рәфкать кебек