Җан сөенече. Роза Мулланурова
Шул хакыйкатькә ышандырды бит аны Рәфкате. Таянырдай киң җилкә, баланың һәркайсына әти кирәк! Кирәк!
Гүя нурланып кояш чыкты. Тәгъзимә, хәвефле төш күрүен дә, улы өчен борчылуын да онытып, үзе дә сизми балкый, елмая икән: «Кайтыр, иншалла!»
Аны өзелеп көтә торган якыннары барын белә бит ул да.
Кулъяулык
Тәрәзә кырыендагы өстәл янында ялгызы гына уйланып утырган коңгырт чәчле, озынча йөзле ул егетне күрүгә, Резидә сискәнеп китте.
– Ни күрдең анда? Карадың да каттың, – диде дус кызы Гөлия, гаҗәпсенеп.
– Әнә теге өстәл артында утырган егетне күрәсеңме?
– Шуннан… – диде Гөлия, йокыдан яңа уянгандай җанланып.
– Кайдадыр күргәнем бар! – Аннан икеләнебрәк өстәде: – Шикелле…
Гөлия рәхәтләнеп көлде.
– Күрәм. Күзең төшсә дә гаҗәп түгел. Нәкъ артист! Бәлки, чыннан да артисттыр, ә? Әйдә, барабыз да автограф сораган булабыз.
Дус кызының әрсезлеген белгәнгә, Резидә курка калды:
– Юк ла! Исемә төште, рәсемдәге берәүгә охшаттым бугай! Портрет…
– «Шикелле», «бугай», – дип үртәде дусты. – Портреттагы берәү дигәнең кем инде?
– Җизни…
– Кит, җүләр! Нинди җизни?.. Кара, танышу өчен бер дигән сәбәп ич бу! Кайдадыр күргәнем бар, дисең дә… Кинода шулай танышалар ич. Без кемнән ким? – Уенчак-иркә тавышын сагышлы тонга күчергән булып көрсенде. – Эмансипация заманы! Танышыйк соң! Җизни, күңелем синнән бизми, диик тә!
Диңгезне дә, чит илне дә беренче кат килеп күрүләре әле кызларның. Резидәнең уй-теләге һич тә… егет-җилән белән танышу түгел лә!
Диңгез! Инде ничә еллар диңгез тарта аның хыялын. Кинәнеп йөзәсе килә. Ә теге, таныш булмаган егеткә игътибар итүе… Үзе дә сизмичә калды: ничек бер уйламаганда күңелен кузгатты соң әле ул?.. Таныш чырай, имеш! Гөлиясен күр, «юри уйлап чыгарган әкият» дип көлеп утыра әнә!
– Кызый, мин шаяртмыйм бит, чыннан да беләм бугай бу адәмне. Искитәрлек хәл! Төс-кыяфәте дисеңме… Бик-бик таныш сыман! Коеп куйган җизни менә… Шулкадәр дә охшаш кешеләр буламы? Игезәге дисәң…
– Баш катырма әле. Танышырга кыюлыгың җитмәсә, үзем булышам!
– Оялмыйчамы?! Тилергән, дияр… Алай төбәлеп карама да…
Кызларның, пышын-пышын килеп, ул утырган якка карап-карап алулары кызык тоелдымы, әллә очраклы туры килү генә идеме бу, егет урыныннан торды да, итагатьле елмаеп, яннарына килде.
– Бу урын буш бугай… Рөхсәт итсәгез… яныгызга утырыр идем…
– Сатып алган урын түгел. Утыра бирегез, – дип көлде Гөлия. – Мине Галка дисәгез дә була. Күп сөйләшсәм дә, карга яки чәүкә баласы түгелмен.
– Ялгышмасам, бая татарча сөйләшә идегез. Колакка керде кайбер сүз…
– Ялгышмыйсыз. Әмма Чыңгыз яки Батый хан яулаган җирләргә дәгъва белдерәсегез килә икән, шикаятьләр кабул итү көне түгел. Бабайларның ялгышы яки каһарманлыгы ни безнең яклауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел. Һәркемнең үз башы үзендә, диик тә тынычланыйк!
Егет