Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров
килде. Әллә нинди сәер төш булды әле ул, онытылмый да, тынгылык та бирми. Таңчулпан янә бер тапкыр аны күздән кичерде.
Ниндидер кояшлы якты көн, имеш. Таңчулпан күкрәгенә сыймас шатлыгы бар сыман, чәчәкле болын буйлап канатланып йөгереп килде дә көтмәгәндә әрәмәлеккә кереп юлыкты, агачлар арасында сузылган үрмәкүч авына эләгеп туктап калды. Пәрәвез җепселләреннән ычкынырга теләп чәбәләнергә тотынды, тик аның саен ныграк урала барды, ә җепселләр мизгел эчендә калынаеп, котылып булмаслык арканга әверелде. Ул арканнар кояш нурында төрле төскә кереп балкый, бу матурлык ничектер үзенә тарта һәм бөтен җаның-тәнең иреккә чыгуны таләп итсә дә, арканнар назыннан ычкынасы килми, анда син үзеңне хәвефсезрәк тойган кебек буласың. Менә шундый сәер халәттә озак бик озак бәргәләнде Таңчулпан. Кайчагында, агачлар арасыннан, ире Тәлгатьнең йөзе күренгәндәй булып, аңа ялварды:«Кадерлем, коткар мине мондый халәттән! Зинһар, коткар!» Тик бер нинди дә җавап ишетелмәде… Ә бераздан яшен яшнәде. Кулында яшен шарлары уйнатып бер егет пәйда булды. Ул егетнең карашыннан ук теге арканнар әзелеп, эреп юкка чыкты һәм Таңчулпан, мәңгелек тамуг газапларыннан котылган кеше сыман аңа иярде. Тиздән яңгыр коярга тотынды. Чиләкләп койды яңгыр, чыланмаган бер генә урынны да калдырмады, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән сыман тоелды ул, күзәнәкләрнең эчендә дә чиләкләп яңгыр коядыр, бу яңгыр мәңге туктамастыр сыман тоелды. Тик ул туктады. Яңгыр тукталу белән алар ниндидер шәһәр урамында булып чыктылар. Якты шәһәр, ниндидер сихри, әкияти шәһәр иде бу, күгендә көләч кояш елмая, ә асфальт буйлап, көчле бер дулкын булып гөрләвекләр ага. Кинәт Таңчулпан бер нәрсәгә игътибар итте – теге егет белән икесеннән башка берәү дә чыланмаган иде. Ни өчен шулай икәнен сорау белән, ул уянып китте. Ә егетнең җавабын инде өнендә ишетте:«Бу мәхәббәт яңгыры…»
Әлеге төше мәгънәсез бер саташу кебек тоелса да Таңчулпан аның тәү карашка ярылып ятмаган асылын табарга тырышты. Ни өчен оныта алмавын ул инде күңеле белән тоемлый иде. Әйе, аны арканга әверелеп киткән үрмәкеч авыннан коткаручы егетнең кем икәнен ул белә, аның Искәндәргә тамчы судай охшаган булуын бер мизгелгә дә хәтереннән чыгара алмый, шул ук вакытта бу хакта кычкырып әйтергә түгел, ачыктан-ачык уйларга да курка, бу турыда уйлау үзе генә дә баш китәрлек гөнаһ кебек тоела иде. Ләкин уйламыйча да булдыра алмый, ул егетнең төс-кыяфәте генә түгел, тавышы да тач Искәндәрнеке иде бит. Төшендә әйтелгән: «Бу – мәхәббәт яңгыры» – дигән сүзләре белән аның бүген кереп «Сак-Сок» бәетен соравы арасында да, хәтта Таңчулпанга караш ташлап:«Кавыштырам мин аларны» – диюләренә кадәр, ниндидер яшерен сер, яшерен бәйләнеш бардыр сыман тоела иде. Бу очраклы хәл генә түгелдер, очраклылык болай ук була алмыйдыр, бу – күкләр ихтыяры белән генә була ала торган гайре табигый хәлдер сыман иде.
Үз уйларының һаман саен тирәнгәрәк сөйрәвеннән курыккан Таңчулпан урыныннан торып электр чәйнүген кушты:
– Бер юньле эш чыкмый әле. Чәй эчеп карарга