Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров

Мәхәббәт яңгыры - Марат Кәбиров


Скачать книгу
кылды әле ул? Кем хакында хыял йөртте? Уйларыннан Алсуның каһкаһәле тавышы бүлдерде:

      – Димәк, мин, тәүбә-тәүбә, чит ир белән йоклап чыгам икән, мин хыянәт итү турында уйлаудан да бәләкәйрәк гөнаһ кылам булып чыга?!. Димәк, күзеңне четердәтеп йом да, бер нәрсә уйламыйча, очраган беренче ир-атның куенына сикер! Һәм гөнаһтан азат буласың. Мантыйк кайда соң монда?

      – Бөтен нәрсә уйдан башлана, – дип бик җитди дәвам итте Хәдичә, – Яхшысы да, начары да. Шуңа күрә, яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аның.

      Мондый фәлсәфи бәхәсләр редакциядә еш була һәм журналистлар аны «фикер чарлау» дип йөртә иде. Башка вакытларда аңа Таңчулпан да кушылып китә, бер кайчан да диярлек уртак фикергә килә алмасалар да, бу үз уйларыңны тәртипкә китерергә булыша. Тик бүгенге тема Таңчулпанга эч пошыргыч булып тоелды, хезмәттәшләре, үзләре дә сизмәстән, Таңчулпанның иң тирәнгә яшерелгән хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.

      – Әнә, урамда яңгыр коя,– дип куйды Фәндидә, әлеге бәхәсне икенчегә юнәлтергә теләгәндәй,– Кояш нурын күрер вакыт та бит…

      Хәдичә аны шундук элеп алды:

      – Изгелек белән бозыклык та кояш нуры белән яңгыр кебек. Тик изгелек нурына үзе теләгәннәр генә коена ала. Ә яңгыр үзе теләмәгәннәрне дә чылата.

      Таңчулпан бер нәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм үзе дә сизмәстән теге сүзне пышылдады:

      – Бу – мәхәббәт яңгыры!

      2

      – Яздан бирле яңгыр яумаган иде, – дип куйды Егет бабай, тәрәзәгә бәргәләнгән яңгырга карап,– Кирәген бирә хәзер.

      Искәндәр аңа гаҗәпләнеп карады:

      – Ничек инде яздан бирле?

      Бу юлы Егет бабай беренче кат күргәндәй аңа текәлде.

      – Син нәрсә?—диде ул, озак кына шулай карап торгач,– Әллә чынлап та сизмәдеңме?

      – Нәрсәне?

      – Яңгыр булмаганны. Соң бөтен дөнья корылык килә дип чаң какты бит… Шаяртасыңдыр инде. Син сизмәгән нәрсә була мени!

      Искәндәр дәшмәде. Егет бабай аңа караш ташлап-ташлап алды да үз эшенә тотынды. Искәндәрнең тел чарларга теләге юк, димәк, бик мөһим эше бар. Нинди нәрсә белән шогылләнгәнен сиздермәде сиздерүен дә, тик язган әйберсе үзенә ошаса, ул аны Егет бабасына укымый калмый инде. Менә мин нинди дигәндәй кинәнеп, хәтта бераз масая биребрәк укый әле ул аны. Егет бабасының фикерләрен дә бирелеп тыңлый, кайбер урыннарында бәхәсләшеп тә ала, ләкин, барыбер, ризалаша, кимчелекләрен төзәткән өчен рәхмәт әйтә, күңеле булганда: « Әлдә син бар әле!» – дип берәр коньяк та утырта. Тик язганының бер генә өтерен дә төзәтми, ничек булган – шулай калдыра. Әгәр нәрсәнедер үзәгәртә башлый икән, аны бөтенләе белән, танымаслык итеп үзгәртеп куя. Яхшы якка, әлбәттә. Шул хакта берәр сүз әйтсәң, кул гына селти: «Һәй, мин төзәтә белмим шул… Баш төзәтә башласам да яңадан исерәм мин.» Шилма да малай инде. Егет бабай дигәне дә аннан чыкты бит. Эшкә килеп ике атна үтү белән:«Пенсия яшендә булсаң да бер тынгылык белмисең. Яшь егетләрдән болай чабасың. Егет бабай син. Чын-чынлап егет бабай»–


Скачать книгу