Яктылык сулышы = Дыхание света. Альфия Ситдикова
китереп терәми. Киләчәккә, халкына булган ышаныч-иман – шигырьдә аның төп кредосы.
Егылсам да, туган туфрагымнан
Дәрман алып торып басармын.
Үги түгел, үз баласы бит мин
Сынмый яши торган татарның.
«Бетәбез» дип йөргәннәргә Әлфия рухи сабак бирә. Без бетмибез, «без яшәргә хөкем ителгән» (Равил Фәйзуллин). Бу фикер – аның иҗатының лейтмотивы. Күңелендәге яктылыкны замананың җил-давыллары сүндерерлек түгел, ул – көчле шәхес: «Тәрәзләрне җилләр каккан чакта, / Ябылмасын күңел капкагыз». Яки «Кешелекне саклап, Кеше булып / Кичик шаулы тормыш елгасын»… «Без бүгеннән уянырга тиеш, / Уятырга тиеш күршене…» Манкортлашу тирәнгә төшсә дә, милләтнең үзәге исән: «Җаның әле саның эчендә». Санны сыйфатка әверелдерү – бүгенге вазгыятьтә авыр мәсьәлә, әмма мөмкин булмаган эш юк. Милләткә бердәмлек кирәк. Бу яктан без нык сынатабыз шул әлегә.
Менәселәр килә тау башына,
Бөркет кебек канат кагынып.
Әйткән сүзем калсын кешеләрнең
Күңеленә балдай ягылып.
Тормышны кабул итәргә өйрәнергә кирәк. «Сүнми янган гомер учагының / Көле дә бит шундый кадерле». Бүгенге кайбер уңышсызлыклар, күңелсезлекләрне төзәтеп булмас дип уйласак, үл дә кит. Егылмаска, яшәргә кирәк. Үзе дә уянырга, башкаларны да уятырга тиеш каләм иясе. Татарда үрнәк алырлык батырлар, көчле затлар күп: «Көчлеләргә карап, алга атлыйм, / Көчлеләрдә – халык хәтере!» Әлфия Ситдыйкова да – көчлеләр токымыннан. Тик ул – шагыйрь, аның җаны үтә нәзберек, табигате үтә нечкә: «Мин – бу юлда адашканнар өчен / Юл күрсәтеп үскән бер гөлең». «Ишетерләр беркөн аклык теләп / Күз яшьләрем аша дәшүне»…
Әлфия Ситдыйкованың туган авылы Күҗәкә – борынгы авыл. Ул зур мәдрәсәле, укыту-белем бирү үзәге буларак тирә-якта дан тоткан. Күҗәкә мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр, Уфага барып, имамлыкка имтихан бирү хокукына ия булганнар. Шушы якның суын эчеп үскән шагыйрәнең туган ягына ихтирамы чиксез:
…Белмәгәнмен кайда туасымны,
Кайчан туасымны, кем булып.
Тик мин тоям, тамырлардан ага
Бабамнардан калган моң, тулып.
Әнкәсе Гөлсем апага атап язган шигырьләрендә дә Әлфиянең күңеленә салынган моңнарның чыганагына тап булабыз. «Авылның Акъәбие» дип йөрткәннәр Гөлсем апаны. Авыл кырыс, әмма гадел хөкем йөртә. Бу изге исемне һәркемгә дә бирми ул.
Халык җырын җырладың син безгә,
Атап түгел, тик эш арасында.
Боекканда юатты да ул җыр,
Дәвалады йөрәк ярасын да.
Рәхмәт, Әнкәй, сиңа барысы өчен…
Туган ягында каты җил исеп китсә дә, Шагыйрәнең күңелен кузгата. Туган ягы – Актаныш төбәге өчен Әлфия җан атып яши. Туган ягына багышланган шигырьләре, җырлары байтак аның. Бернинди ясалмалылык, ярарга тырышу юк аларда. 2007 елда Актаныш өстеннән гарасат үтә. Давыл иген басуларын, агачларны актарып ташлый. Шагыйрә, давылның юктан купмавын әйтеп, сәбәпчесе битарафлык булуын, халыкның, дөнья мәшәкатьләренә чумып, милләт гамен югалтуын күрсәтә,