Яктылык сулышы = Дыхание света. Альфия Ситдикова
сүзем калсын кешеләрнең
Күңеленә балдай ягылып.
Таянырга нокта эзлим
Таянырга нокта эзлим җирдә,
Дөньясы киң, тормыш катлаулы.
Алга барам томан ера-ера,
Җиңел түгел әмма атлавы.
Нокталар күп, таяныйммы дисәм,
Әйләнә дә куя өтергә.
Мин тырышам, җебен чуалтмыйча,
Гомер йомгагымны сүтәргә.
Таянырга нокта эзлим җирдә,
Йөрәгемне кысып кулыма.
Дөрләп янган өмет учагыннан
Якты сибелә барыр юлыма.
Моң-зар тулы йөрәк
Сынар өчен яралткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын,
Каш белән күз якынлыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң
Хаталардан хали була алган?
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын
Җыя-җыя йөрәк түремә,
Сындырмыйча сабыр канатымны,
Менеп киләм гомер үремә.
Аллы-гөлле дөнья
Көне-төне юк-бар уйлап йөрим,
Вак-төяккә уем бәйләнгән.
Азмы-күпме авыз итеп яшим
Ачы-төче сыек әйрәннән.
Аркылыга-буйга йөреп иңлим
Аллы-гөлле хыял дөньясын.
Аллы-арты килсен борчу-шатлык,
Ут-суларга төшү булмасын.
Иртә-кичем аклы-каралы да,
Кайчак күрмим акны-караны.
Азмы-күпме аркылыга-буйга
Үлчәп йөрим ике араны.
Тормыш дәвам итә алга таба,
Кайта-китә хыял иленә.
Дөнья күзләп тора яшәвемне,
Таянган да нечкә биленә.
Шигырь җиле
Тәрәзәмне җилләр килеп какты,
Тойды йөрәк ялкын сулышын.
Кайсы гасыр җиле ниләр сөйли,
Болгый-болгый хәтер кылычын?
Җилнең телен аңлар ачкычымны
Күңел эзләп тапты ишектән.
Кол Гали һәм Тукай, Хәсән Туфан,
Мөдәррисләр сүзен ишетәм:
«Гасырлардан килгән мирасыбыз
Югалмасын, – диләр, – саклагыз!
Тәрәзләрне җилләр каккан чакта,
Ябылмасын күңел капкагыз.
Шигырь җиле булып исәбез дә
Халык хәтерен шулай барлыйбыз.
Ачыгыз сез тәрәз-ишекләрне,
Исән булса әгәр җаныгыз!»
«Ава-түнә, дөнья буйлап килә…»
Ава-түнә, дөнья буйлап килә
Җил-буранлы усал зилзилә.
Ачык-тишекләрне барлый-барлый
Бер елый да, аннан бер көлә.
Көч-куәтен җигеп, зыян-зәвер
Салып уйный, иңләп җиһанны.
Әйтерсең лә җирдә туфан купкан,
Җен-пәриләр баскан дөньяны.
Елап-сыктап җирдә ауный җилләр,
Моңлы-зарлы үксү тавышы.
Тынсыз-өнсез итәр бер мизгелдә
Үзәкләрне өзәр сагышы.
Күк күкрәтеп, дөбер-шатыр килеп,
Коеп ява көчле яңгыр да.
Кырып-себереп, бөтен шакшылыкны
Тели, ахры, юып алырга.
Иксез-чиксез