Каен җылысы = Березовая весна. Мөслимова Фәйрүзә
алдар төннәрем бу.
Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,
Көнгә төнне кушып үргәнем бу…
Оя
Көннең бүген күңеле тулган –
Яшь коя да яшь коя.
Качар идем бу сагыштан –
Тапсагызчы бер оя!
Ул ояда якты булсын,
Оныттырсын болытны.
Югыйсә бүген үзем дә
Тискәрерәк холыклы.
Ул ояда җылы булсын
Күшеккән күңелемә.
Яшьле көнем үзе миңа
Теләсен иярергә.
Иярсен, әйдә, иярсен,
Керсен күркәм ояга,
Җылысында изрәсен дә
Оялсын яшь коярга.
Эзлик әле шундый оя,
Яктырсын бөтен дөнья!
Син түгел
Эссе көндә сусап килдем,
Саф чишмәдер син дисәм,
Агуладың сиздермичә –
Чишмә түгелсең икән.
Ни өчен соң бөтен тәнем,
Җаным яралы дисәм,
Гөлчәчәк дип үрелгәнем
Шайтан таягы икән.
Күбәләк булып тереләм
Мин шайтан таягында.
Кайларга барып кунарга,
Кемнәргә таянырга?
Канатымда – җылы сулыш,
Син диеп тетрәп китсәм…
Назлый мине язгы кояш!
Юк, син түгелсең икән.
Ничек яратыйм?
Алып кердең таң-сарайга:
– Монда кал, – дидең, –
Мәхәббәтем, йөрәгемә
Шифа сал, – дидең.
Утка очкан күбәләктәй,
Шундый сөендем!
Ул чагында хыялымда
Гел син, син идең.
Шул сарайда яшим хәзер,
Йөрәктә – яра.
Минем сөю төсе булып,
Ал шәфәкъ яна.
Мәгарәңдә минем яшьлек
Сүрелеп бара.
Синең исә хыялыңда –
Иркенлек, дала.
Күңел тулы сагыш кына,
Ничек таратыйм?
– Яратмыйсың мине, – дисең,
Ничек яратыйм?
Күләгә
Канатланмый күңел, канатланмый.
Синең янда минем күләгәм,
Күрәсеңме, очып китә алмый,
Тик тирәңдә йөри үрмәләп?
Күләгәләр белән җайлыдыр ул,
Юк теләге, шашкын хисләре…
Синең күңел оча канатланып,
Минем күңел әллә нишләде.
Күләгәле күләгәләр булмый.
Икебезнең берсе чын кала.
Син очасың, янәшәңдә минме?
Юк, күләгәм бары чайкала.
Яратуның зурдыр бәяләре –
Җаннарыңны ярып түлә дә…
Хакларының шулмы хаклануы:
Үлгән җан да мескен күләгә?..
Кит!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!
Тәннәремне алган кайнар утны,
Һич югында, өреп сүндерсен!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Бер сүзеңне көтеп көйгәндә,
Үтәли җил киссен бәгырьләрне,
Кайнар яшем кипсен җилләрдә.
Ишегеңне ачык калдырып кит,
«Китмә!» дими чак-чак тыелам.
Таш кыядай