Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь. Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь - Зөлфәт


Скачать книгу
сулкылдый ерак тамырларда.

      Киенгәнем – көбәм.

      Күгем – түбәм.

      ...Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм

      Һәм борынгы иреннәрне үбәм...

      Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә югыйсә борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан, ул мондый фәрман бирә торган булган:

      – Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!

      Моның киресе: гарепнең бөек яугирләреннән берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:

      – Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне – шагыйрьләр­не – яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!

      Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:

      ...Сугыша белгән былбыл ул

      Һәм җырлый белгән бөркет...

      Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?

      Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә – «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле – алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар – театрга килгәч нишләгән ди? Ул киерелеп утыруга ук, пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:

      – Машнасагыз машнагыз... Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм!

      Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:

      – Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! – дип, бөтен театрга кычкырып утыра икән.

      Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытык­лау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы»на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен, халык үзе «Халык» дәрәҗәсенә күтәрелсен!

      Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да, бик шөкер – тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр, китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара, «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый... Кирәкми – затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын – «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар.

      Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаеп­ле?

      Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән, моның өчен кем җавап бирергә тиеш?

      Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән, моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачның бәхете – сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда – сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык, куш йөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк – батыр йөрәге, икенче йөрәк – сандугач йөрәге.


Скачать книгу