Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь. Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь - Зөлфәт


Скачать книгу
җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең кадерен белә башлады. Менә шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел... Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара.

      Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым.

      Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе – шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.

      Туганлыкның кан тибеше – шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка – Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды.

      «Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетнең башларын» – бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият – дога. Шигърият – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать.

      Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь – назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь – чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла...

      Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та түгел бер авылда – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды.

      Шагыйрьне язмыш тоташтан эзәрлекли икән. Күп еллар узса да, куып җитә, каршысына чыгып баса икән. Шигырь – язмыш.

      Сүземне йомгаклап, сезгә шигырьләр укытасым килә. Шагыйрь хакында гына түгел ул. Ул шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында. Язылу тарихы – шигырьләрнең үзендә.

Зөлфәт 1992

      I

      Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,

      Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? –

      Даладагы учак яннарында

      Тыңлыйсылар килә үзеңне!

      Ходай сулышы

      Инде кайтмас яшьлек

      Йә якында,

      Йә еракта учак кабыза,

      Якын-ерак айкала да ялкын,

      Бәгырьләрне өтә... Җан сыза!

      Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьлек

      Уңны-сулны белмәс булганга –

      Кагылганмын былбыл


Скачать книгу