Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван… Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте – иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны… – Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннан соң, кулындагы таягы белән учактагы кисәүләрне өя-өя, сүзен дәвам итте: – Тәки карап үстердем шул колынны. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-һай матур иде дә инде. Синең кара айгырга тартымрак иде, Инсаф улым. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. – Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды. – Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан, – тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү.
Инсаф түземсезләнеп сорап куйды:
– Айбашны да алып чыктылармыни, бабай?
– Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын, – диде Галәү бабай. – Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, әтинең башка чарасы булмады. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды, китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак ирене белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде… Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң, ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым…
…Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты.
Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышларына, утлап йөргән атларның пошкыруына колак салып торды.
– Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде, дип куйды әти карт.
Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм дип яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым… Ат ярга килеп чыккач исебез китте. Әти бот чабып куйды. «Менә сиңа агай, ә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!» – ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ике елга якын туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза… Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай,