Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
җыелдык. Бүген дә берәр бик кызыклы яки бик гыйбрәтле вакыйга турында сөйләр дип көткән идек, ләкин алай булмады. Ул чәй эчкәндә тирләп киткән пеләш башын яулык белән сөртеп алды да ягымлы калын тавыш белән үзе яраткан җырны сузып җибәрде:
Наверх вы, товарищи, все по местам,
Последний парад наступает.
Без җырны шунда ук күтәреп алдык:
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает.
Батыр көрәшчеләр турындагы җыр бер вагонга гына сыеп калмады. Ул иң элек химия-технология институты студентлары вагонына, аннан соң Сокольники районы кызларына барып җитте һәм, тагын да алгарак күчә-күчә, бөтен эшелонга таралды. Соңгы юлларны Енисей буендагы чирәм җирләргә китеп баручы сигез йөз студент бер булып кабатлады:
Лишь волны морские прославят во век
Геройскую гибель «Варяга».
Төн урталары узганчы җырладык. «Варяг» артыннан «Партизан Железняк», аннан соң «Катюша»… Карт коммунист башлап җибәргән җыр шулай бертуктаусыз дәвам итте.
Җиде көн, җиде төн юлда булдык. Безнең җырларны Урал таулары да, Көнбатыш Себернең хисапсыз күп күлләре дә кабатлап калдылар.
Ерак сопкалар
Борын-борын заманда Саян һәм Алтай таулары башланып китә торган киң далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның көче һәм батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән-телләргә күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Көннәрдән бер көнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул Себер халыкларын җыйган да: «Бүгеннән соң миңа кояш нурыннан ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын», – дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле төньяк патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.
Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан. Биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән. Үтә алмаслык калын кара урманнарны актара-актара, явыз патшага каршы яуга киткән. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган. Енисей чигенгән. Ләкин бу чигенү батырның бары тик хәйләсе булган икән. Енисей, көч җыеп, әллә кайдан, ерактан ук йөгереп килгән дә дөнья җимертерлек көч белән боз тавына китереп бәргән. Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан.
Бу хәлләрне Байкал бабай кызы Ангара күреп торган. Ул Енисейга гашыйк булган. Ләкин усал карт Байкал кызы Ангараны көн-төн саклаган. Аңа далага чыгып җыр- лар җырларга да, кыяларга менеп яшь батырны сагынып еларга да рөхсәт итмәгән. Тик дала җилләре генә гашыйклар арасында сәлам йөрткәннәр.
Түзеп-түзеп торган да Ангара ахырда түземенең чигенә җиткән. Бик матур бер айлы кичтә, Байкал бабай гамьсез генә йоклаган вакытта чыккан да качкан. Байкал, йокысыннан уянып, кызы артыннан куа чыккан. Куып җитә алмагач, таш кыяны куптарып, Ангараның барыр юлына ыргыткан. Ләкин кайнар мәхәббәтне бернинди киртәләр дә туктата