Тургай. Фоат Садриев
баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә көлде. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы» дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы» дигән мәкальне куллануга күчте.
Тургай бер минут эчендә эреп күздән югала, талгын җил үлән арасына тавышсыз-тынсыз үтеп кергәндәй, сиздермичә генә бүлмәдән бүлмәгә, өйдән верандага, тышка чыгу тылсымына ия. Аның игътибарын соңгы вакытта тәрәзә пәрдәләре җәлеп итте. Уң як түр тәрәзәнең пәрдәсе, аның ихлас күңелдән тарткалавына түзә алмыйча, кәрнизе белән дөбердәп килеп төште. Ул килеп төшкәч, Тургай кулларын биленә таянган килеш, авызындагы алты тешен күрсәтеп көлеп җибәрде. Үзенең гомерлек бурычын намус белән башкарып чыккан кеше генә болай рәхәтләнеп көлә һәм, бөеренә таянып, астан өскә таба горур караш ташлый ала. Ул алты тешнең өстәл клеёнкаларында, китап тышлыкларында, гөл яфракларында, комод почмакларында, урындык артларында, тагын әллә кайларда калдырган эзләрен әйтү дә җитәр. Барлык тәрәзәләрнең челтәрләре, пәрдәләре, аның каты кулларына, үткен тешләренә эләгеп, йә өзелеп төштеләр, яисә ерткаланып, тишкәләнеп беттеләр. Шушы сөт исе килеп торган бәләкәй генә кулларның, вермишель токмачы юанлыгы нәни бармакларның, ул бармак башындагы вак балык тәңкәсе кадәр генә тырнакларның көч-куәтенә һич тә ышана торган түгел иде. Бу куллар тоткан әйберен мәңге ычкындырмый, өзелгәнче яисә сынып чыкканчы тарта, өзелмәсә, тешләре белән ябыша, алай да булмаса – сөйрәп төшерә, өстенә тезләнә, мыш-мыш килеп, ул әйберне туйганчы әвәли, ныклыгын бетерә, соңгы хисапта барыбер үз дигәненә ирешә. Ә аның нияте ачык: өзәрдәен – өзәргә, бөгәрдәен – бөгәргә, сындырырдаен – сындырырга, ертырдаен – ертырга, җимерердәен – җимерергә, ватардаен – ватарга, түгелсә – түгәргә, акса – агызырга, ауса – аударырга. Әбисе белән бабасы үзләре генә чакта аны күзәтеп, тотып, туктатып өлгерә алмый. Чөнки әледән-әле ишегалдына да чыгып керәсе, каядыр барып кайтасы була. Ә Тургай өчен аларны янтайту, күз яздыру берни дә тормый. Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тидерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп җибәрә.
Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар – еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр, тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе «аһ» иттеләр. Тургайны әйтерсең бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул җылы көндә трусиктан гына калды,