Тургай. Фоат Садриев
китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәклиләр, көләләр. Алар тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле җире бар, шунда чана күтәрелеп китеп, әллә ничә мәртәбә карга тәгәриләр, тагын сикереп торалар, тагын тәгәриләр. Тау башына соңгы менүләрендә Тургай шактый ерактан әтисен күрә. Ул да чана шуа икән. Тургай моңа нишләптер гаҗәпләнми. Әтисе дә ниндидер кыз белән шуып төшеп китә. Тургайлар бусында шундый кызу төшәләр, тау уртасындагы сикертмәдә чана аумый, әмма күтәрелеп һавадан шуып китә. Алар авыл өстеннән бер әйләнәләр дә урманга борылалар. Нишләптер салкынлык югала, анда җәй икән инде. Чанасын келтер-келтер әйләнүче тәгәрмәчләр очырып алып бара икән, ул тәгәрмәчләр чыршы күркәләреннән ясалган икән… Теге аланда бөтен җир аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, үлән араларында кып-кызыл җиләкләр пешеп ята. Ашыга-ашыга җиләк җыя башлыйлар, Тургай үзенә елмаеп торган өч кызыл җиләкне өзәргә тәлгәш астына бармакларын тыга, җиләкләрнең сабакларыннан шырт итеп өзелгәнен сизә, инде авызына кабыйм гына дигәндә, кемдер терсәгеннән төртә дә, иң эре, иң кызыл җиләге, учыннан тәгәрәп, үлән арасына төшеп югала. Кем төртте микән дип караса, Фаил көлеп басып тора. Тургай учында калган ике җиләген кабарга тели, әмма Фаил нидер дәшә, ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә, һәм Тургай уянып китә…
Күчтәнәч өчен сугыш
Караса, Әхтәм абый малае Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз», – дип, икенче бүлмәгә чыгып киттеләр. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул күзләрен чыршы күркәләреннән алмый, тәрәзә янына барып, тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште.
– Каян алдың? – диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә тартып куеп.
– Тиен китереп бирде, – дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.
Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:
– Нинди тиен? Акчамыни?
Тургай көлеп җибәрде.
– Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә?
– Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?
– Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.
Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый, мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәм-берәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады.
– Эчендә ни бар икән моның? – диде ул, мыңгырдап. – Әйдә, кисеп карыйбыз.
Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады.
– Аның эчендә тәмле җимеше бар, ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә, ди. Пешкәч алырбыз.
Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарик ыргытып