Тургай. Фоат Садриев
эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгерештеләр.
– Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! – диде бабасы, торып баскач. – Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.
Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай ике урынга улакка җим салды.
Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен уалый-уалый:
– Каз сары чәчкә аткан бит! – дип кычкырып җибәрде.
Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең әле, улым?» – дип, шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик аңардан олылардан берәрсе, урамда-мазар очрагач: «Казыгыз чәчкә атмадымы әле?» – дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: «Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!» – дип җавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде.
Бәбкәләр җим ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан җимне төшерү өчен, әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын артка ук ташлап, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып җибәрәләр.
«Пип-пип!» дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын җәлеп итте. Җим алырга дип, улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай «һайт!» диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа кәстрүл төбендә аерым җим калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә җитте, аның учыннан җимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул җиткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә җитешә алмыйча интекте. Гел артта йөри, «ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин җитешә алмыйм бит» дигәндәй, елак тавышы белән пип-пип килә. Шуңа күрә аны «Җылак Пипи» дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди.
«Җылак» ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелт-сары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да