Тургай. Фоат Садриев
әтисе. – Без, иреннәребезне бер-беребезгә якынайтып, җылы өрдек. Шулай өреп, күктән алтын нур сорадык.
– Ә мин кайда идем?
– Без сорагач, күктән теге алтын нур иңде, – дип дәвам итте әнисе. – Мин иреннәрем белән ул нурны үземә алдым… шуннан син булдың… Минем эчемдә…
Тургай тагын шактый уйланып торды.
– Әйтәм аны әби белән бабай мине «алтын баганабыз» диләр. Ә кайчан чыктым соң мин?
– Үскәч чыктың.
– Кайсы төшеңнән?
– Үзең бел…
– Белдем! Кендегеңнән! Хәзер ябып куйгансың. – Тургай бераз дәшми торгач, ялварулы тавыш белән: – Әнием, миңа иптәшкә бер кыз чыгарыгыз әле, – диде.
– Аның өчен җылы нур кирәк бит, улым, – диде әнисе.
– Мин сезнең иренегез белән өреп җылытканыгызны күреп йөрим лә.
Әнисе белән әтисе кып-кызыл булдылар.
– Кайда күрәсең? – дип сорады әтисе.
– Күрәм инде. Кичә дә күрдем. Ныграк җылытсагыз, берәр нур төшәр иде.
– Безгә төшми инде ул хәзер, – диде әнисе.
– Алайса, берәрсеннән әҗәткә алып торыгыз. Әби белән бабайда бардыр әнә.
– Карт кешедә булмый ул.
Әтисе белән әнисе өйгә кереп китте, Тургай уйнап калды. Шунда аның исенә Галимҗан абый белән Нәбирә апа төште. Алар бит әле бер бала да алып кайтмаганнар. Галимҗан абый, бу хакта сүз чыкканда: «Без берәмләп тормыйбыз, икене йә өчне берьюлы алып кайтачакбыз», – дип җибәрә. Аларның артык нуры булмый калмас. Тургай Акбайны ияртеп аларга китте. Акбай белән ак кар өстеннән шаяра-шаяра барганда, башына тагын бер уй килде. Тургай сораганга гына бирмәячәкләр бит алар ул нурны. Алай ансат булса, бөтен кешенең дә әллә ничә баласы булыр иде. Юк бит, йә бер, йә ике бала, өчәр-дүртәр бала бик сирәк кешедә генә. Алар барып җиткәндә, Галимҗан абыйсы Чаптарны җиккән чанасы белән ишегалдыннан чыгып килә иде. Ул Тургайны, гадәттәгечә кочаклап, бер-ике мәртәбә югарыга чөйде, аннан соң чанасына бастырды.
– Әйдә, минем белән фермага барасыңмы? – диде ул, елмаеп.
Тургайның уе җитди иде. Шуңа күрә:
– Бүген бармыйм әле. Әти белән әни сине чакыра иде, – диде.
– Нәрсәгә?
– Белмим, – диде ул, алдашканын яшерү өчен башын читкә борып.
– Соң… ярый алайса, киттек, – диде Галимҗан абыйсы һәм үзе дә чанага менеп басты. – Миңа тотын, юкса егылып төшеп калуың бар!
Чаптар юртып китте. Акбай, шатлыгыннан нишләргә белмичә, ат артыннан сикерә-сикерә чапты. Чананың эзе артта матур булып сызылып калды. Күз ачып йомганчы капка төбенә килеп тә җиттеләр. Галимҗан абыйсы өйгә кереп исәнләшү белән:
– Фермага ашыга идем. Нәрсәгә чакырдыгыз? – дип сорады.
– Нишләп сине чакырыйк без? – диде әтисе белән әнисе, гаҗәпләнеп.
– Әҗәткә нур сорагыз әнә, – диде дә Тургай эре генә чыгып китте.
Әмир белән Зөһрә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, өчәүләшеп көлештеләр.
Бөтенесе мине чакыра…
Ишегалдындагы җан ияләрен ашаткач, Тургай сикерә-сикерә бөтен дөньяны бер итеп гизәргә тотына. Аны ярты авыл халкы җыелышып куса да тота алмый. Ул әле