Тургай. Фоат Садриев
җибәрәләр. Ул төсләре! Кызылы, зәңгәре, сарысы, агы, шәмәхәсе, күкселе, алсуы – тагын әллә ни төслеләре! Санап бетерә торган түгел. Сәйлән кебек ваклары, түбәтәй кадәрлеләре, таралып торганнары, төп-төз утырганнары, койма башларына, түбәләргә үрмәләгәннәре. Менә бу сары чәчәкләрнең һәркайсы бер йомарлам май кадәр бар. Ә менә бу алсулары нечкә бармаклар төсле тырпаешып торалар. Чәчәкләргә кагылырга курка Тургай, кагылса сынып төшәрләр, елап җибәрерләр кебек. Аларның таҗ яфраклары шундый юка, нәфис, кояш нурларында үтәли күренеп торалар, кызылларының кызылы, зәңгәрләренең зәңгәре, шәмәхәләренең шәмәхәсе җиргә тамып төшәр төсле. Тургай аларга иреннәре белән генә кагыла, тәмле исләрен исни-исни үбә, «Мин сезне яратам!» – дип пышылдый. Тургай гәүдәсен турайтты да зур кызыл чәчәкләр янына килде. Аларның сабакларында озын чәнечкеләре бар. Кагылсаң, кулыңа кадарга гына торалар. Тургай, үзе дә сизмәстән, чәчәкләргә дәшә башлады:
– Сез нишләп кып-кызыл соң? Кызлармыни сез? Кияүгә чыгарга әзерләндегезмени? Беркөн Зиннур исемле өйләнүче егет әнидән сорап сезнең берничәгезне алып киткән иде бит. Оялгач бите кызара бит кешенең. Сез дә ояласызмыни? Ник сөйләшмисез? Энәләрегез белән кадарга гына торасыз үзегез.
Аларны шулай үртәвеннән Тургай рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Борылып караса, әнисе басып тора.
– Улым, алар белән нәрсә сөйләшәсең? – диде әнисе, аның янына чүгәләп.
– Син кушканны.
– Мин берни дә кушмадым бит.
– Кушасың. Гел янымда син, әнием. Күренмисең генә. Алар бөтенесе дә сөйләшә. Агачлар да, чәчәкләр дә. Без ишетмибез генә.
– Шулайдыр, улым, шулайдыр, – диде әнисе, елмаеп.
Тургай йөгереп китмәкче булган иде, әнисе күтәрде дә алды. Аннары болдыр баскычына утыртты, үзе дә утырды. Тургайның аякларын сыпырды, кулларын, беләкләрен үпте. Әнисенең күзләре яшьләнде, тавышы да тонык булып чыкты:
– Улым, әнә аякларың, кулларың сыдырылган, тезләрең бәрелеп күгәргән, кутырлаган. Алар бит әле бәләкәй, арыйлар. Нигә әзрәк ял итмисең? Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың.
– Чакыралар бит…
Әнисенең гаҗәпләнүдән күзләре түп-түгәрәк булды.
– Кемнәр? – диде ул, тавышын күтәреп.
– Бөтенесе дә, – диде Тургай. Аннары өстәп куйды: – Акбай, Баһадир, казлар, тавыклар… Алмагачлар, чияләр, чәчәкләр, тау, елга… Ашаганда да гел янәшәмдә алар. Кайчакта үзләрен кашык белән кабып та җиффәрәм! – Шулай дигәч, Тургай рәхәтләнеп көләргә тотынды. – Мин аларның барысын да сөйләштерәм әле. – Тургай кинәт сикереп торды, имән бармагын өскә күтәрде. – Әни, ишетәсеңме?
– Ни бар?
– Инеш буендагы таллар чакыра. Кичә бара алмаган идем. Үпкәләгән алар миңа!..
Күз ачып йомган арада, Тургай урамга чыгып йөгерде. Әнисе аның артыннан чыкканда, Тургай инешкә төшүче тыкрыкның теге башында юк та булды…
Алмагачның күз яшьләре
Тургай дөмбер-дөмбер килгән тавышка уянып китте.