Тургай. Фоат Садриев

Тургай - Фоат Садриев


Скачать книгу
һәм чеңләве уң якка киткән сыман тоелды. Тургай тотты да шул якка йөгерде. Йөгергән саен, артыннан әллә нәрсәләр куа киләләрдер кебек тоелды. Бабасы сөйләгән җен-пәриләр, аждаһалар, усал бүреләр исенә төште, алар төрле яклап аңа якынлашалар кебек тоелды. Ул инде кычкырып елавыннан да туктады, авызыннан ниндидер гүелдек тавыш кына чыга иде. Тургай түзә алмыйча бер мәртәбә кинәт туктап тыңланып та карады, йөрәгенең дөп-дөп тибүеннән башка берни дә ишетелмәде. Шуннан соң ул бар көченә ярсып чабарга тотынды, арыш сабакларының аякларын, кулларын, җилкәләрен, битләрен сыдыруын да сизмәде. Кинәт еракта «кикри-ик-ү-үк!» дигән тавыш ишетелде. Тургай үз колакларына үзе ышанмады.

      – Безнең әтәч! Баһадир! – дип кычкырып җибәрде ул һәм шатлыгыннан сикергәли-сикергәли йөгерергә тотынды.

      Озак та үтмәстән, электр утларының җемелдәве күренде һәм Тургай авыл башына килеп тә чыкты. Ул авылда! Ул өйдә булачак! Аның йөрәге шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып типте. Караңгы куркыныч еракта калды. Баһадир аны сәламләгәндәй бер-бер артлы өч мәртәбә кычкырды. Тургай урам башыннан өйләренә кадәр ничек кайтып җиткәнен сизмәде дә. Аны үзләренең капкасы төбендә кешеләрнең күплеге генә гаҗәпләндерде. Ул авыл кешеләренең аны бик озак Ык суыннан эзләгәннәрен, таба алмагач, кайгырышып кайтып килгәннәрен белми иде… Тургайны күргәч, кешеләрнең шатланулары, әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының, Галимҗан абыйсының күтәреп алулары, елый-елый сөюләре, үбүләре әллә нинди могҗизалы төшне хәтерләтте. Алар елашсалар да, Тургай көлде дә көлде, аларның бөтенесенең шатлыгын бергә җыйсаң да, берничек тә аның шатлыгына җитәрлек түгел иде…

      Тизрәк, биеккәрәк!

      Тургай капка төбендә, Галимҗан абыйсын көтеп, шактый басып торды. Әллә бүген кайтмый микән? Ул ни дә булса алып кайта. Яз көне юа, кузгалаклар белән сыйлады. Кичә җиләк алып кайтты. Әле пешә генә башлаган, шулай да тәм кергән инде. Беркөн көлә дә көлә, үзенең ике кулы кесәсендә.

      – Нәрсә алып кайтканымны әйтә аласыңмы? – дип, Тургайны аптыратып бетерде.

      Бик озак кызыктырды, Тургай инде тәмле әйбер ашарга тәмам әзерләнеп беткәч кенә, ике кесәсеннән ике бака алып чирәмгә куйды. Көлеп үлә яздылар шул бакаларның сикереп йөрүеннән. Акбай килеп борынын тигереп караган иде, төчкереп җибәрде. Киткәндә бакаларын Галимҗан абыйсы кесәсенә салып алып китте. Елга бакалары ихатада яши алмый, ди. Тургай бәхәсләшеп тормады, Галимҗан абыйсы белә инде. Карале болытларны, өеп куйган ак мамык төсле. Алар бүген авыл өстендә Тургайга карап тик кенә торалар. Җил өскә күтәрелә алмый, аста агач яфракларын сизелер-сизелмәс кенә лепердәтеп йөргән була. Аның исәбен белә Тургай. Ул, бер өскә күтәрелсә, нишләгәнен оныта. Галимҗан абыйсы үзенең сыерларын куып алып киткән кебек, болытларны әллә кайларга алып китә. Агачлар артларыннан яшел кулларын болгап калалар.

      Әһә, әнә урамнан так-ток ат чапкан тавыш ишетелде, алмагач, чия ботаклары арасыннан Чаптарның, аның өстендә утыручы Галимҗан абыйсының башы үтеп киткәне чамаланды. Әнә Чаптарның капка төбенә килеп


Скачать книгу