Тургай. Фоат Садриев
ул рәхәтләнеп көлә, үзе туктаусыз сөйләнә:
– Менә хәзер күләгәгә ятып тор. Мин казларны, бәбкәләрне инешкә куып җибәрәм дә ашарга керәм. Син йон араларыңдагы борчаларыңны тешең белән тот. Ашагач, тауга менәсем бар. Сине дә үзем белән алырмын.
Эткә муенсасын кидергәч, ул юынып өйгә керде. Бабасы йөзен стенага борып караватында ята. Әбисенең аскы ирене кысылып, авыз эченә үк кереп киткән. Әһә, мәсьәлә аңлашылды. Үпкәләшкәннәр болар. Әбисенең аскы ирене авыз эченә кереп, өске ирене белән кысылса – алар үпкәләшкән була. Тургай көлә-көлә керсә дә, бабасы борылып карамады. Нык үпкәләшкәннәр болар. Әллә гел талашып ук алганнар микән? Әбисе әле тары боткасын, әле каймакны Тургай алдына этеп куя, әле ипи телеме суза, тик тавышы элеккечә шат түгел, йөзе дә бик ачылып бетә алмый. Әйе, нык үпкәләшкәннәр икән. Алар гел юктан әйткәләшәләр дә китәләр. Бабасының колагы каты, әбисенең күзе начар күрә. Әбисе тавышын күтәребрәк эндәшсә, бабасы: «Ник кычкырасың, мин сиңа чукракмы әллә?» – дип, аңа үпкәли. Әбисе: «Ишетмисең бит», – дип акланмакчы була, шуннан китә инде. Аларны татуландырмый торып, Тургай үзенә урын таба алмый. Берәр нәрсә уйлап чыгарып, икесен дә көлдерә дә, шуннан татуланып китәләр. Тик ул кызык сүзне кинәт кенә табарга кирәк бит әле.
– Әбием, шайтанның карты да, яше дә буламыни? – диде ул, елмаеп.
Әбисе чәйнәгән ипиен йота алмый торды.
– Моны сиңа кем әйтте? – дип сорады ул, ниһаять.
– Әни беркөн Сәрия апалардан кайткач, сиңа сөйләде бит. Теге карт шайтанының кыланганын күрсәң, дип.
– Юк, улым, болай гына әйтелә торган сүз ул. Шайтан кеше күзенә күренеп йөрми.
– Ә мин күрдем.
– Кайда күрдең?
– Төштә. Шайтан олы икән ул. Башы тәрәзәдән дә зуррак. Колаклары бабайның эшләпәсе кадәр. Борыны гел дуңгыз борыны төсле. Тешләре әрчелгән озын бәрәңге кадәр. Ике колагына алка итеп будильник аскан. Чуар ертык күлмәгеннән бүксәсе, бүксәсе уртасында кендеге күренеп тора. Шул кендегеннән сөте агып тора. Ике будильник шылтырый башлагач, шайтан Сәрия апаларга йөгереп кереп китте.
Тургай сөйләвен дәвам итә алмады, чөнки ни әбисе, ни бабасы көлмәде. Болай бик күңелсез ич, ни дә булса уйлап табарга кирәк. Ул, болдырга чыгып шактый вакыт уйланып торганнан соң, верандага кереп өч йомырка алып чыкты. Әбисенең җиз комганы өй ышыгында тора иде. Капкачын ачты да йомыркаларын комган эченә ташлады. Анда су бик аз иде, йомыркаларның комган төбенә былт-былт төшкәннәре ишетелеп калды. Тургай эшне җиренә җиткерергә ярата. Комган эченә бер таяк тыгып, йомыркаларны сытылып, изелеп беткәнче болгаткач кына тынычланып калды. Хәзер моның ни белән бетәсен сакларга кирәк иде. Ул мыштым гына кереп, түр якта уенчыклары белән мәшәләнә башлады, үзе кайчан тышка чыгып китәр икән дип тыңланды. Ниһаять, әбисе кузгалды, Тургай аның комган тотып абзарга таба атлаганын тәрәзәдән дә күрде һәм берни белмәгән кыяфәт белән уйнарга тотынды. Бераздан аның өйгә кергәне һәм:
– Карале