Скандинавия мифологиясе. Финн Олафссон
да, ике айдан соң Скирнир аллаларга өлкән гном киңәше белән эшләнгән Глейпнир дигән богау алып килә. Шуннан бирле песи адымнары хәзер тавышсыз, хатын-кызлар–сакалсыз, тауларның тамырлары юк, кошларның – төкереге, аюларның – сеңере, ә балыкларның – тавышы.
Аслар Глейпнирны беренче тапкыр күргәч, бик гаҗәпләнәләр. Бу богау кулдан да юанрак түгел, ефәк шикелле йомшак, әмма аны ныграк тарткан саен, ул чыдамлырак була. Хәзер инде аны Фенрирга кидерергә генә кала. Ләкин аллалар башта аны беркемгә дә зыян китермәсен өчен, дөнья диңгезендә урнашкан Лингви утравына алып барырга булалар.
– Син соңгы һәм иң мөһим сынау алырга тиешсең. Әгәр булдырсаң, синең даның бөтен дөньяга таралачак, әмма моның өчен син безнең белән барырга тиеш.
– Мин әзер, – дип ризалаша Фенрир.
Әмма Аслар аны утрауга алып килгәч һәм богауны аңа ябарга дигәндә, Фенрир ачулы итеп тешләрен ыржайта.
– Бу богау шундый нечкә, әгәр ул тылсымлы түгел икән, аны өзү берни дә тормый. Әгәр ул тылсымлы булса, минем көчемә карамастан, мин аны бәлки өзә дә алмам, – ди Фенрир. Димәк, я мин бернинди данга да ия булмыйм, я мин сезнең тоткыныгызга әйләнәм.
– Син ялгышасың, Фенрир, – дип каршы килә Один. Әгәр син безнең богауны өзә алмыйсың икән, димәк син көчсез, һәм безгә синнән куркырга кирәкми һәм без сине азат итәбез. Әгәр син аны өзсәң, син берни дә югалтмыйсың.
– Сәер әйберләр сөйлисең син, – дип көлеп куя бүре баласы. Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, ләкин сезнең берегез залог итеп минем авызга уң кулын куйсын.
Аслар башларын ияләр, әмма Тюр гына куркусыз алга чыга.
– Мин риза, – ди ул һәм кулын Фенрирның авызына тыга.
Теге сак итеп кенә үзенең үткен тешләре белән аны кыса.
– Ә хәзер миңа богауны кидерегез, – ди ул тыныч кына.
Аллалар иркен сулап куялар, ләкин Тюрга куркынычлык белән карыйлар. Бүре баласының муенына Глейпнир салалар, ә икенче ягы алдан кыяга беркетелгән була. Фенрир башын селкетеп ала, аннары богауны бөтен көченә тартып-сузып карый, ләкин гаҗәп богау өзелми.
– Юк, – ниһаять яртылай буылган Фенрир карлыккан тавыш белән, – мин моны өзә алмыйм, азат итегез мине! – ди.
Аслар урыныннан да кузгалмый.
– Ә, шулаймы, димәк, сез мине алдадыгыз! – ярсулы ырылдый Фенрир.
Бер хәрәкәт белән Тюрның кулын тешләп өзеп, калган Асларга ташлана. Каршысына Хеймдалль чыгып, авызына кылыч чәнчеп куя. Шулай итеп Фенрир авызын яба алмыйча кала.
Берәүләр Тюрның кулын бәйләп калалар, калганнар Фенрир бәйләнгән кыя ташны алып, аларны тирән итеп җир астына төшерәләр. Хәзер дә бу куркыныч бүре анда яши, үсә, көч җыя һәм норналарның алдан әйткәнен көтеп ята.
Шулай итеп Аслар озак вакытка Локиның балаларыннан котылалар.
Сифның чәчләре
Инде әйтеп кителгәнчә, Торның хатыны, уңдырыш алиһәсе Сиф, гүзәллеге белән Фрейадан гына калыша иде, әмма искитәрлек чәчләре белән Сиф даны бөтен дөньяга таралган була. Алга таба моның турында тулырак сөйләп китәрбез.
Борын заманда Сифның озын сары чәчләре булган.