Скандинавия мифологиясе. Финн Олафссон

Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон


Скачать книгу
кала, ә өлгер гномнар тагын үзләренең кечкенә чүкечләре белән шакылдата башлыйлар. Бераздан алар озын, затлы рәсем белән капланган сөңге һәм кораб ясап чыгаралар. Сөңге Гунгнир дип атала. Аның тылсымлы үзенчәлеге бар: ул бер ялгышсыз теләсә кая тия ала, хәтта иң нык калканнарны, кылычларны вата ала. Аннан да искитәрлек “Скидбладнир” исемле кораб иде. Ул кайсы якка йөзеп барса да, җил һәрвакыт аның уңаена исә. “Скидбладнир” дөньяда иң зур кораб, ләкин шул ук вакытта ул шундый җыйнак булып җыелган, хәтта аны куенга тыгып була.

      Корабны, сөңгене һәм чәчләрне алып, бертуган Ивальдиларның өлкәне, боларны Локига биреп, болай ди:

      –Бу әйберләр – бездән аллаларга бүләк. Син аларны Асгардка илт һәм сөңгене – Одинга, корабны – Фрейрга, ә чәчләрне Торга бир.

      Локи гномнарга рәхмәт әйтеп, бүләкләрне ала да һәм, шатланып, өенә кайтып китә. Инде җир асты иленең чигенә җиткәндә генә, кинәт бер тау куышында гном Брок һәм абыйсы Синдрины күрә һәм аларны үртәмәкче була.

      – Әй, сез, булдыксыз осталар! – дип кычкыра ул. – Карагыз бу затлы әйберләргә, менә ничек эшләргә кирәк, үрнәк алыгыз…

      Гном Синдри оста һәм тәҗрибәле иде. Ул игътибар белән чәчләрне, корабны һәм сөңгене карый да әйтә:

      – Сүз юк, алар яхшы эшләнгән, ләкин мин тагын да әйбәтрәк нәрсә ясый алам.

      – Син бары тик мескен мактанчык! – ди Локи. Синең осталыгың Ивальдиларныкына тиң түгел! Башымны синең башыңа каршы бәхәскә куям, син бу затлы әйберләрдән яхшырак нәрсә ясый алмыйсың.

      – Ярый, – дип тыныч җавап бирә Синдри, – безнең башларны бәхәскә куйыйк. Ләкин кисәтеп куям, син үзеңнең башыңны югалтачаксың. Ә хәзер көтеп тор, белерсең минем нинди “мактанчык” икәнемне.

      Бу сүзләр белән Синдри тау куышында булган үзенең һөнәрханәсенә керә дә учакка алтын кисәге куя. Һәм үзенең абыйсына тимерче күреген бертуктаусыз өрдертеп торырга куша.

      – Исеңдә тот: әгәр бер мизгелгә генә туктасаң, эш харап була, – ди ул Брокка һәм чыгып китә.

      Шул арада Локи инде үзенең ни кылганына үкенә башлый, һәм ничек кенә булмасын, Синдрига җиңәргә комачауларга була. Ул чебенгә әверелә һәм Брокның йөзенә кунып, аны кытыклый башлый. Брок чыраен сыта, башын селкетә, ләкин эшен калдырмый. Озакламый һөнәрханәгә Синдри килә, һәм Локи үзенең гадәттәге кыяфәтенә керә.

      – Әзер, – ди Синдри. Ул тимерче учагына килеп, аннан алтын йөзек чыгара. Моннан да матуррак йөзекне Локиның күргәне булмаган иде. Бу йөзек Драупнир, – дип дәвам итә Синдри. – Моны кигән затка ул һәр тугыз көн саен сигез шундый ук йөзек барлыкка китерәчәк.

      – Шактый яхшы эшләнгән, – ди Локи, – ләкин Ивальдиларның кораб белән сөңгесе тагын да яхшырак.

      Синдри берни дә җавап бирми. Ул тимерче учагына иске дуңгыз тиресен салып, абыйсына эшен туктатмаска дигән боерыгын кабатлап, чыгып китә. Локи кабаттан чебенгә әйләнеп, тагын да катырак Брокның башын, муенын, битләрен тешләргә һәм кытыкларга керешә. Брок кысла кебек кып-кызыл була.

      Ул тиргә бата һәм, кулын күтәреп, бәйләнчек чебенне куудан көчкә тыелып кала.


Скачать книгу