Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар


Скачать книгу
идем дә куа идем шул әтәчне… Тфү!.. Кәҗәне. Арканыннан ычкындырып куулары үтә ләззәт бирә иде. Тәннән тир түгел, йөрәк майлары ага менә. Ул акырулары, мал-лай… мм!.. җанга каймак. Кая анда Раушанның Луиларына моңа җитү!.. Шуннан хатын Сәгадәт янына чираттагы ультиматум белән кереп китә дә өч минутлык солых урнаштырып чыга. Ә мин шул арада рәхәтләнеп черем итеп алам. Менә бит, егетләр, күршеләр хакына үземне нидән мәхрүм итәм!

      Биккол. Рәхим итегез, күршеләр: бездән бүләк сезгә – кәҗә белән әтәч!

      Җәваһирә. Әстәгъфирулла!

      Раушан. Шәп!

      Көлү. Сәгадәт сузып елап җибәрә.

      Сәгадәт. С-сәҗәм, бәгърем, бәхил бул, Биккол абыең газиз башларыңа җитәр өчен генә кайткан икән ләбаса!

      Көлү.

      Корреспондент. Һични аңламыйм. Нигә көлешәсез?

      Раушан. Аңлагач, көлке буламыни ул? Аңлагач елыйсы була.

      Корреспондент. Сәгадәт ханым шуңа елыймы әллә?

      Биккол. Ул аңламаганга.

      Зиләйлүк. Ниһаять! Котылдык. Бу кәҗәңнең башы барыбер безнең бакчабыздан чыкмый иде.

      Сәгадәт. Кайберәүләр әтәченең бу ишегалдында гомер уздыруы кебек.

      Акчура (корреспондентка). Аңлатып узыйм. Шушы ике җанвар аркасында көн дә җәнҗал чыга.

      Җәваһирә. Ә бит алар гаепсез, бичаралар.

      Биккол. Кашынасы килгәч, кычу таба идек.

      Раушан. Нәрсә, күршеләр, капитуляцияме?

      Биккол. Гомуми һәм тулы коралсызлану.

      Шәмсин. Безнең авыл масштабында.

      Зиләйлүк. Күрәсең, безнең әтәч белән сезнең кәҗәдән башланадыр ул.

      Корреспондент. Татулык белән матурлыкка бердәнбер юл.

      Машина тавышы.

      Зиләйлүк (карый). Милиция машинасы.

      Акчура (Раушанга). Әллә кичә сине кайтарган машина инде? Сынны кире алып китәргә микәнни?

      Биккол. Узып китте.

      Сәгадәт. Кызык, безгә туктады.

      Зиләйлүк. Берәү төште. Милиционер. Сезгә кереп китте.

      Сәгадәт. Кем кирәк икән?

      Биккол өстәл тирәли йөгереп чыга, рәшәткә аркылы сикереп чыкмакчы була, кире килә.

      Шәмсин (Бикколга). Үзеңнән ерак качып була микән?

      Биккол. Минем отпускым бетте, җәмәгать.

      Акчура. Монда килә. (Алдындагы шешәне өстәл астына яшерә.)

      Шәмсин (Акчурага). Профессионал икәнең әллә каян күренеп тора. (Шешәне кире өстәлгә куя.)

      Акчура. Шартлы рефлекс, иптәш председатель. Милициягә иммунитетым юк минем, куркам.

      Сәгадәт. Кичәге милиционерга охшаган бу.

      Акчура. Аларның бөтенесе бер-берсенә охшаган.

      Милиционер керә. Биккол сын артына поса.

      Милиционер. Биккол Биккининның кайда икәнен әйтә алмыйсызмы? Качкан, мут.

      Биккол (сын артыннан). Ку-ку…

      Милиционер әйләнеп карый, сынны күреп, бакчага уза.

      Ку-ку! (Милиционер дикъкать итмәгәч, каршысына чыгып.) Ку-ку, дим!

      Милиционер (аны читкә этәрә). Комачаулама әле.

      Биккол. Менә мин – Биккинин!

      Милиционер. Булсаң соң?

      Биккол. Син тораташ карарга кайттыңмы, мине тотаргамы?

      Милиционер (фуражкасын сала, кырыс). Синекеме


Скачать книгу