Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов


Скачать книгу
үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.

      Әсәрләр

      Яз башы (Хикәя)

1

      Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем.

      – Балам, бар, китер әле миңа шаһәдәтнамәңне! – диде әни миңа.

      Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем. Анда китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сыман тотып, әнигә китердем.

      Бу минем күптән түгел алган мәктәп шаһәдәтнамәм иде.

      Шаһәдәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук өйрәнгән идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызыннан ишетәсе килә, анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде.

      «Ни дисең, әни, ярыймы?» дигән бер караш белән аның күзләренә текәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да миңа ишетелерлек итеп «биш, биш ярым» дип укып китте.

      Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын, кайнап, бугазыма, битемә таба килә. Әни моны белде, ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәгенең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Һәр хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган «Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгырем… тырышкансың» дигән сүзләре әле дә колагымда тора кебек тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маңгаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм.

      Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык туды.

      Артык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде.

      Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде. Белмим, нидәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады.

      Һәрнәрсәм, һәр теләгем камил, артык һич… һичбер нәрсә кирәк түгел иде. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өрмәгән җиргә утыртмый – шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Мин шул ялкында яна, эри идем. Ул арада чәй әзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар берәм-берәм өстәлгә тезелделәр.

      Озак һәм тәмле итеп эчтек. Әни искиткеч ваклык белән минем мәктәптәге тормышны сораша


Скачать книгу