Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов


Скачать книгу
каптырырга барып, көн буе әлсерәп, талып йөри, шунда үземә зур рәхәт таба идем. Шуңа күрә теге малай «балык» дигән сүзне авызына алу белән:

      – Ну, таптың, малай! Китәбез, валлаһи, китәбез! – дип кычкырып җибәрдем.

      Арада киреләнгән иптәшләр бар иде, аларны да димләп күндердем. Шулай итеп, балыкка китмәкче булдык. Мин тиз генә өйгә кердем дә:

      – Әни, мин балыкка барам! – дидем. Аның йөзендә, тавышында җибәрәсе килмәгәнлек билгесе булса да, мин куймый сорагач:

      – Ярар, барсаң бар инде, берүк саклана күр, тирәнгә якынлашма, мурдага кагыла күрмә! – диде.

      Былтырдан калган әзер кармак бар икән, шуны алдым да, кая басканымны белмичә, малайлар янына чаптым.

      Ну, валлаһи, бу малайларны! Сыер кебек йөриләр, аякларын атлый алмыйлар. Тимеркәй белән Апрай әле һаман килеп җитә алмаганнар!

      Бүген минем гел чабасым, чаптырасым гына килә, атлап йөрүне бөтенләй оныттым. Тәнемдә тиремә сыймаган бер көч, бер дәрт бар төсле: сикерәсе, дулыйсы, әллә нинди биек җирләргә менәсе, егыласы килә. Шуңа күрә малайларның акрыннавына ачуым килде. Әле һаман юклар! Алар артыннан барырга яисә, кычкырып, тавыш бе- лән чакырырга миңа килешеп бетми инде, шунлыктан янымдагы Ибрайдан бертуктамый тегеләргә:

      – Тизрәк! – дип кычкырта торам.

      Әнә алар да килә. Хәзер китәбез.

      Балыкка кая барырга?

      Бу турыда сүз чыкты. Ялкаурак иптәшләр авыл янындагы инешкә барырга димлиләр. Ләкин мин аңар барлык көчем белән каршы тордым. Чөнки бу, бердән, бик сай, пычрак. Икенчедән, анда кечкенә балыктан башка нәрсә капмый. Малайлар да икегә аерылып, бераз тарткалаштык. Шулай да азактан безнең як җиңде. Авылдан байтак читтә, ялан-урман уртасында булган Кондызлы күлгә юнәлдек.

      Авылдан чыгу белән, күңел тагын киңәйде. Кыш буена мәктәпнең тар бүлмәсендә, китаплар, кара такталар эчендә генә көн уздырган адәмне, мине, яшьтән үк өсләрендә аунаган кырлар, яланнар, таулар аерым бер якынлык белән каршы алган кебек тоелалар. Шуларның һәрбере мине куандыралар гына.

      Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге белән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә.

      Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бөтен килешенә җәелеп яткан киң яшел тугай китә. Бу киң вә дулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан назлы кыз йөреше кебек боргаланып-боргаланып аккан елга үзенең көмештәй ялтыраган төсе белән бөтен тирә-якның күркен әллә ничә кат арттырып җибәрә.

      Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы, әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган уйсулар. Болар бар да бизәнгән, бар да хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланганнар. Көннең эсселегеннән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә ялтырый: бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. Бу чәчәкләр, бу таллар өстендә кечек һәм матур кошлар үзләренең диңгез артыннан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең иге-чиге булмаган


Скачать книгу