Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов


Скачать книгу
өстенә үзебезнең теге куркыныч камышка якынлашуыбыз безнең куркуны тагы мең кат арттырып җибәрә иде.

      Җитмәсә тагы, бая гына: «Тоз түгелдерсең, эремәссең!» – дип батырайган тискә- ре малайларның беренчесе, бездән дә артык каушап, әллә нинди куркынычлар хакында тукый башлады:

      – Тизрәк чабыйк, малайлар, тизрәк… ул-бу булганчы, менә бу камышлыкны чыгып калыйк. Минем абзый бу камышлык эчендә аждаһа күргән. Ул җил-давыл, болыт белән күтәрелә, имеш, ди. Шуңа очрый күрмик!.. – ди.

      Аждаһа… аждаһа!.. Ух… нинди коточкыч нәрсә! Моның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат артып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, албасты, су анасыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләгән әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә нинди явыз, куркыныч сыйфатлар килеп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмый: «Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бармы, – әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтермәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа бу- ла, ди.

      Ул камышлы һәм кеше керә алмый торган күтерлекләрдә[2] була, ди. Аны минем бабам күргән: буе унбиш колач, калынлыгы ат чикле, ди. Шундый батыр, ди, сулышы-теше белән зур үгезләрне ерактан суырып аладыр, ди. Ул шул камышта ята бирә, ди. Әгәр дә тирә-якка зыяны булмаса, ята да ята, ди. Зыян итә башласа, маллар, адәмнәр, хайваннар алса, болыт килеп, җил-давыл белән күтәреп китә, ди.

      Шуннан алып китә, китә, китә икән дә, ди, җиде диңгезне, җитмеш дәрьяны чыгып, Каф тауларына алып барып, гел еланнар, аждаһалар гына кайнап, ыжгырып ята торган бер төпсез мәмерҗәгә[3] ташлыйдыр, ди. Моннан күтәргән чакта аждаһа каршы торырга тели икән, ди. Фәрештә аны тимер чылбырлар белән авызлыклаган булганга, ай-ваена карамыйча тарта бирә, аждаһа тирә-яктагы зур агачларга, ташлар- га урала икән, ди. Ләкин фәрештә аны калдырмый, шунлыктан карт агачлар тамырлары белән өзелеп чыгалар, ташлар күчәләр, ди.

      Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары юха еланга әйләнә икән, ди. Юха булгач, ул җен, пәри кебек булып, төрле сыйфатларга керә ала, имеш, ди… Элгәре безнең авылда бер карт булган. Берзаман шул карт яшенле көндә урманнан кайтып килә икән, ди. Юлда япь-яшь бер кыз очрап: «Абзыкаем, мине генә арбаңа утыртсана!» – дип ялына башлаган, имеш, ди. Бабай кызганып утырткан, ди. Менә аты гыжлый башлаган, манма суга төшкән, ди. Бераздан соң теге кыз: «Туңам, туңам, куеныңа алсана», – дип әйтәдер, ди. Бабай алган, кыз тагы, елый башлап: «Авызыңа кертсәнә», – ди башлаган. Шул чакта яман тавыш белән күк күкрәп, яшен яшьнәп җибәргән дә, ди, кызны яшен ташы атып, шул җирдә юк иткән, ди. Менә бу да чын кыз булмаган, юха елан булган, ди. Теге картның авызына кергән булса, аны да яшен суккан


Скачать книгу

<p>2</p>

Күтерлек – сазламык.

<p>3</p>

Мәмерҗә – тау тишеге.