Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов


Скачать книгу
килеш-килбәтенә һич тә кызыгырлык түгел: аскы ирене, корт чаккандай, ямьсез булып бүлтәеп киткән иде. Алпан-тилпән атлап, өлкән гимназистлар янына килде дә, кәефен бик күтәренке итеп күрсәтергә тырышып:

      – Йә, ничек, әфәнделәр, тамагыгыз туйдымы? – дип сорап куйды.

      Гимназистлар үзара карашып алдылар.

      – Туймаган кая! Безне бит сукага төшәчәк атларны ашаткан сыман сыйлыйлар, – диде Дмитрий Княжевич, бераз вакыт сүзсез торгач, һәм алдындагы боткалы мискиен аңарга табан этте.

      Директор аның тел төбен аңлап җитмәде һәм тагын да ягымлырак тавыш белән сүзен дәвам итте:

      – Бик рас. Тиздән имтиханнарыгыз җитә, сезне ашатмыйча ярый димени?

      Нәкъ шулвакыт тәрәзә кырындагы өстәл яныннан Фёдор Пахомов сикереп торды. Кулында – кургаш миски белән ботка.

      – Хата сөйлисең, Княжевич! – дип куйды ул яңгыравык шаян тавыш белән. – Куян куарга чыгар алдыннан да этләргә моның кадәр чучка мае тәтеми. Ә менә безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтәләр, – диде дә агач кашыгындагы кеп-кечкенә май кисәген күрсәтте.

      Гимназистлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Пахомов кына, тынычланырга өндәп, кулын күтәрде.

      – Менә минем әтинең шәм заводы булса икән! – дип сүзен дәвам итте ул. – Кыш буена чучка маен җыеп барыр идем дә, баеп бетәр идек.

      Лихачёвка шул сүзләр җитә калды. Ул, ярсынып-зәһәрләнеп:

      – Нәрсә, нәрсә? – дип акырып җибәрде.

      Ә гимназист аңа:

      – Валлаһи, шулай, – дип, тыныч кына җавап бирде. – Карагыз әле менә. Кешегә шундый май бирәләрмени? Сабын белән шәм ясарга гына ярый ич бу.

      Пахомовның иптәшләре дә көлүдән туктадылар. Урыннарыннан сикерешеп торып, шаулаша башладылар.

      – Үзегез ашагыз бу үләксә итен!

      – Без дә адәм балалары, нигә безне эткә тиңлисез?! – дигән тавышлар ишетелде.

      Кемдер сызгырып җибәрде, мискиләр идәнгә очты; дирекция җәнапларына атап сүгенүләр дә ишетелде. Лихачёв, ике кулы белән башын томалап, ишеккә таба ташланды. Надзирательләр, ялагайлык күрсәтеп, аны гимназистлардан араларга ашыктылар, тизрәк ишек ачып, ашханәдән чыгардылар.

      …Кичен Коля бүлмә надзирателенең үз почмагына кереп ятуын гына көтеп торды да, киенеп, шыпырт кына чыгып китте. Класска менде, анда яшереп куйган җиреннән шәм кисәге алып кабызды да дәресләрен хәзерләргә кереште. Таң әтәчләре кычкыра башлагач кына урыныннан кузгалды. Йокы бүлмәсенә төшәр өчен баскычка килү белән ул, югарыда ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Караңгыга күзе ияләшә төшкәч, гимназия бинасының түшәм гөмбәзен тәшкил иткән пыяла өлгеләрнең берсе ачык булуын күреп алды. Шуннан кемнеңдер аяклары һәм гәүдәсе һавада асылынган. Түбәдән: «Шүрләмә, Петя!» – дигән пышылдау ишетелде.

      Коля, ул тавышны танып, үзалдына: «Княжевич! Митя!» – дип куйды.

      – Яз инде, яз, нык тотабыз, шүрләмә, – диде Княжевич. – Арканның бер очын бәйләп куйдык.

      Күрәсең, алар Петяны, биленә бау бәйләп, түбәдән төшергәннәр. Петяның бер кулында – бәләкәй чиләк, икенчесендә


Скачать книгу