Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов


Скачать книгу
куйды укытучы һәм алдындагы китабын ябып читкәрәк этте. – Әллә мине күрәсегез килмәгән идеме?.. Шулай дисәгез генә, юкса мин күңелсезләнә идем. – Ул, хәйләле елмаеп, малайларга каршы килде һәм Серёжаның аркасыннан сөеп сорау бирде: – Минем Телемакның[12] хәле ничек?

      – Яхшы, Нигъмәт абый.

      Ибраһимов Коляга карап алды:

      – Геометрия патшалыгында нинди уңышлар бар?.. Ишетүемә караганда, катехизис чаклы катехизис та сезне геометрия дәресенә качудан туктата алмаган. – Ибраһимов көлеп җибәрде, һәм аның кара күзләрендә очкыннар чагылды.

      «Минем турыда барын да каян белә икән ул?» – дип аптырады Коля.

      – Качкан идем шул… – дип сөйләнде малай. – Тик менә геометрия мин уйлаганнан авыррак булып чыкты. Бүген өч сәгатькә якын Румовский дәреслеге белән утырдым. Тагын да ныграк бутала гына төштем…

      Ибраһимов тәрәзә янына барып, аның ике канатын да ачып җибәрде. Бүлмәгә алма исе килеп керде. Яфраклар кыштырдаганы ишетелде.

      – Сәламәтлекнең кадерен белмичә, ял көнендә дә китап укып утыруыгыз миңа ошамый, – диде укытучы, бераз сүзсез торгач. – Геометрия… геометрия ул – усал ханбикә, аның өчен зирәк башың булу гына җитми, сәламәтлегең дә бер дигән булырга тиеш. Юкса аның гаскәрләрен – теоремаларын тиз генә җиңә алмассың. Искиткеч үзсүзле, чая сугышчылар. Сезгә ничә яшь хәзер? – дип, көтмәгәндә сорап куйды ул.

      – Унике… тула.

      – Ала-ай икә-ән, – диде Ибраһимов, сузып кына. – Әтиегез бармы соң?

      Коля кызарынып китте, аның өчен бу бик четерекле сорау иде.

      – Барын бар да, безнең белән тормый.

      – Юк дип исәпләргә була, – диде Ибраһимов уйчан гына, башын тәрәзәгә таба борып. – Аңа таяна алмаячаксыз, үзегезгә таянырга кала, үз көчегезгә. Тормышта көч күп сорала. Акыл да, шулай ук сәламәтлек тә бик кирәк була. – Кинәт ул, әсәрләнеп: – Бура уйный беләсезме? – дип сорап куйды.

      Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, тик инде Ибраһимов моңа игътибар итеп тормады, Серёжаның аркасыннан кагып:

      – Үткән якшәмбедә оттырганыгызны оныттыгызмыни, Телемак? Хәзер үк сарайдан бура таякларын алып чыгыгыз. Сәламәтлек – шунда. Мин хәзер чыгып җитәм.

      Малайларның үкчәләре генә ялтырады. Баскычтан атылып төштеләр һәм узыша-узыша сарайга таба йөгерделәр.

      – Беләсеңме, ни өчен бура уйнарга ярата ул? – дип кычкырып сорап куйды Серёжа. – Геометрияне яхшырак аңлар өчен! Менә күрерсең әле!

      Малайлар таяклар һәм чүрәкәйләр күтәреп Ибраһимов янына килгәндә, ул инде бакча ишеген ачып өлгергән иде. Кытай һәм әнис алмалары белән сыйлангач, алар арткы капка аша бушлыкка чыктылар. Анда ни эшләргә белмичә каңгырып йөргән берничә үсмер малай бар иде, боларны күреп, йөгереп килделәр. Ике командага бүленеп уйнарга булдылар.

      – Ну, геометр, белемеңне практикада күрсәт әле, – диде укытучы Коляга, «конверт» итеп тезелгән чүрәкәйләргә ымлап.

      Коля оялып китте: моңа кадәр аның бура уйнаганы юк иде.

      – Тизрәк инде, тизрәк! – дип ашыктырды Серёжа. Ул инде җайлырак таяклар сайлап алган


Скачать книгу

<p>12</p>

Телемах (Телемак) – Одиссейның улы (борынгы грек эпосыннан).