Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
ачудан үз-үзен онытып:
– Алай эшләү намуссызлык була! – дип кычкырды.
– Намуссызлык була? Миңа әйтүеңме моны? – дип, чәрелдәвек тавыш белән акырып җибәрде Яковкин һәм кафедрадан сикереп төште.
Класс тынып калды. Һәркемнең ачулы күзе директорга текәлде. Бу хәлне күреп, Яковкин йомшарды:
– Лобачевский поэмасын дәрес беткәч алыр, ә сез, ихтирамсыз булуыгыз өчен, классыгыз белән төшке аштан мәхрүм ителерсез.
Гимназистларның бервакытта да болай ансат котылганнары юк иде әле.
Дәресләр беткәч, Коля бушап калган классның бер почмагында укып утыра иде, аның янына Серёжа атылып килеп керде: Яковкин белән булган бәрелеш турындагы хәбәр һәм Коляның шигыре бөтен гимназиягә тapалып өлгергән иде инде. Серёжа дустының муенына ташланды.
– Молодец та инде үзең! Молодец! Менә кем язучы булачак! – диде ул, сөенеп. – Григорий Иванович хәзер генә мине чакыртып алды. Алар бүген Ибраһимов белән театрга бармакчы булганнар икән, ләкин ниндидер эш килеп чыккан. Билетларын безгә бирәләр. Белдеңме шуны? Сергей Александрович сиңа рөхсәт итте инде. Ул да бара.
Коляның шатлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Бүгенге бәрелештән соң каядыр китеп онытылып тору һәм бераз ял итү, әлбәттә, шәп булачак. Шуның өстенә ул, ниһаять, театрны күреп кайтачак.
Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.
Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.
Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский[13] урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.
Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.
Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы.
13
Хәзерге Карл Маркс урамы.