Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
кар баскан урамнарыннан тугыз ат җигелгән зиннәтле карета кызулап узды. Ул, шәһәрдән чыгып, борынгы трактка таба борылды һәм очы-кырые күренмәгән якты кар даласына кереп югалды.
Чал чәчле юлчының битләрен җилсез коры суык чеметтереп алды: ул төлке толыбының якасын күтәрергә, җыелыбрак утырырга мәҗбүр булды. Бу карт, Фәннәр академиясенең вице-президенты, гомеренең соңгы яртысын – кырык елдан артыграгын башкаладан беркая да чыгып йөрмичә уздырды – үзенең бөтен вакытын һәм иҗат көчен туган иленең фәненә багышлады.
Хәзер ул Санкт-Петербургтан ике атналык юлга – Казанга барырга чыккан иде.
Аның портфелендәге рәсми кәгазьләр арасында шундый документ та бар: «…действительный статский советник, Казан уку-укыту округының попечителе, господин Степан Яковлевич Румовский башкаладан Казанга, падишаһ галиҗәнаплары боерыгы буенча, кайбер мәктәпләрне тикшерү өчен бара». Чынында исә, бу «яшерен визит ясаучы» карт академикның Казанга юл тоту максаты 1804 елның 5 (17) ноябрендә патша тарафыннан уставы расланган Казан университетын ачып җибәрү иде.
Әйе, ул яңа университет ачарга бара! Нижний-Новгородтан Каспий диңгезенә кадәр – бөтен Волга буе өчен, барлык Кавказ районнары өчен, Урал тауларыннан Тын океанга чаклы сузылган иксез-чиксез зур край өчен бердәнбер булган югары белем алу учагы – Казан университетын ачарга бара. Бу уку йортының уставы расланудан җиде көн элек кенә Румовскийга 70 яшь тулган иде. Әмма ул сынатырга теләми, үзен нык һәм көчле ихтыярлы итеп тотарга тырыша. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның алдында гадәттән тыш җаваплы бурыч, моңарчы башкарырга туры килмәгән олуг бурыч тора. Тизрәк Казанга барып җитәргә, ялыктыргыч озын юлны җиңәргә кирәк. Ә хәзергә аның үткәндәге кичерешләрне искә төшерергә дә, киләчәктәге эшләр турында уйланырга да вакыты аз түгел иде.
Менә Степан Яковлевич үзенең остазы Ломоносовны, аның 1755–1760 елларда Ватаныбыздагы беренче югары уку йортын – Мәскәү университетын ачу һәм аякка бастыруда күрсәткән чиксез кыю эшчәнлеген күз алдына китерә. Ул чакта хәтта җәмәгатьчелекнең алдынгы катлавы дип саналган дворяннар да югары белем бирә торган «фән храмнары» ачуга бөтенләй каршы булдылар. «Университетлардан хөкүмәт өчен файда көтеп булмый, алар казнага бары зарар гына китерә», – диделәр алар.
Ләкин илебезнең алдынгы галимнәре һәм мәгърифәтчеләре, Ломоносов юлы белән барып, югары белем учакларын күбәйтү өчен көрәшәләр һәм әкрен-әкрен булса да үз максатларына ирешә баралар иде. Моннан берничә ел элек Вильно һәм Юрьевта университетлар ачылды. Хәзер инде Румовский, Казанда илле елга якын диярлек гимназия яшәвен күздә тотып, бу шәһәрдә яңа университет ачарга бара.
Шулай да Степан Яковлевич, бу округның попечителе буларак, узган 1804–1805 уку елында Казан гимназиясендә укучылар саны нибары 173 кеше булганлыгын да, шуның белән бергә бу укучыларның дистәләрчә губернияләрдән җыелган булуын да белә иде. «Әйе, – дип нәтиҗә ясады Румовский, – башкаладан 15 көнлек юлдагы бу университетка, үз эшен башлап җибәргәндә,