Шигырьләр / Стихи. Кул Шариф

Шигырьләр / Стихи - Кул Шариф


Скачать книгу
ана ишетде һәм риза булуп ултурды. Андин суң Хәким Сөләйман дөньядин күчде. Әйткәнчә, кырык көндә гаиб ирәнләр килделәр. Арасында берисе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах кыйлуп бирдиләр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.

      Андин суң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике туйыз аш алуп бара икән: берисендә – эссе аш, берисендә – суук аш. Йәнә ике тайак алуп бара икән: бери йуан, бери нәзүк. Аз гына ачуы кәлсә, нәзүк тайак берлән ора икән. Әгәр ачуы каты кәлсә, йуан тайак берлән ора икән. Һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән; әгәр суук аш теләсә, суук аш бирә икән. Айак тунын чишмәй килсә, йәнә дә тайак менән ора икән. Бу бер гыйбрәт имәсмү? Ганбәр ана үзи Бохара ханның кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәнен кара дип, аннан да бигрәк карага Аллаһы Тәгалә киз килтүрде. Күрәрсән, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрүн яратмаган хатунларга: ирләрүн хурлап чыкган хатунлар, әүвәлге ирендәй йаманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, ушандак әүвәлге ире кебек булмай, диләр.

      Тәммәт, тәмам булды.

Тәрҗемәсе:

      Бисмилла дип башлыймын, исемең белән,

      йа Алла!

      Мөселманлыкның башыдыр: «Алладан башка

      илаһ[76] юк».

      Сөекле итеп яраттың Мөхәммәд

      пәйгамбәрнең нурын,

      Аннан алып яраттың бу галәмнең барысын.

      Унсигез мең галәмне барысын да яраттың,

      Айны-көнне яратып, аның белән яр иттең.

      Күк тәхетен, язмыш тактасын, җәннәт

      хезмәтчеләрен яраттың,

      Оҗмах-тәмугны – барчасын кеше өчен

      яраттың.

      Аннан соң яраттың иң элек Адәм

      галәйһиссәламне,

      Аңардан тудырып тараттың бу кешеләрнең

      барысын да.

      Бу дөньядан күп үтте пәйгамбәрләр һәм

      әүлиялар,

      Барчасының да җитәкчесе – Мөхәммәд

      пәйгамбәр.

      Олугъ Сыр-Дәрьяның буенда туксан тугыз

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Габбасилар – Гарәп хәлифәлегендә 750–1258 елларда идарә иткән нәсел атамасы.

      2

      Нәкыйбел-әшраф – бөекләрнең җитәкчесе.

      3

      Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәк. – Казан, 1900. – 200–201 б.

      4

      Бу өзек борынгы рус теленнән ирекле тәрҗемәдә бирелә.

      5

      Монда рус полклары күздә тотыла.

      6

      Сказания князя Курбского. –


Скачать книгу

<p>76</p>

Илаһ – Тәңре.