Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
калдырып, икәү бер атка атланып китәргә мәҗбүр булдык. Шулай итеп, мең бәла белән «Лапашты» заводына барып җиттек.
Мин монда бер кич кундым. Троицк ягына китә торган берәр иптәш эзләдем, ләкин иптәш туры китерә алмадым. Иптәш таба алмый аптырагач, юлны өйрәнеп, капчыкны аркама асып, Биләрәт заводына таба карап, ялгызым чыгып киттем.
Юл тар, борылмалы, ике як – кара урман. Ялгыз бару бик куркыныч. Аюның нәкъ өстенә барып чыкмас өчен, һәрвакыт кычкырып, сөрәнләп барырга кушканнар иде. Мин аларның сүзләре буенча минут саен кычкырып барам. Юлда бер кеше дә очрамый. Урман эченнән лап-лоп басып аю килеп чыгар төсле тоела. Шулай уйлап та бетмисең, урман эчендә әллә нәрсә шытырдаган, агач ботакларын сындырып, алга таба килгән кебек булып китә. Аю гына түгел, шүрәлеләр, урман качкыннары чыгып, арттан килеп тотарлар кебек тоела. Утырып хәл җыюы да куркыныч. Шуңа күрә йөгерә-йөгерә алга барырга ашыгасың. Барган саен, урман тыгызлана, караңгылана. Ул гына җитмәсә, әллә кайсы якта күк күкрәгән тавышлар ишетелә.
Ашыгып бара-бара хәлем беткән, тыным кысылган кебек була башлады. Ниһаять, нәрсә булса да булыр дип, бер таш өстенә утырып хәл җыярга керештем. Моң-зар эчкә сыймый җырлап җибәрәм. Бу җыр минем эчемдә кайнашкан ялгызлык кайгыларын юып төшерде. Мин хәзерге минутта бөтен куркыныч һәм эч пошулардан азат булдым. Миңа алга барырлык көч керде. Шул көч белән мин тагын да алга киттем. Кара урман хәвефсезгә әйләнде. Аю-фәлән чыкса да, бернәрсә дә булмас дигән уй башка килеп утырды. Шулай бара торгач, урманны чыгып, бик биек булмаган таудан төшеп, бер авылга барып җиткәнемне сизми дә калдым.
Бу авыл Кәртәле исемендә кечкенә генә катай авылы иде. Авылдан кергәч тә, су буендагы бер йортка барып, хәл җыеп, кунып китәргә рөхсәт сорадым. «Рәхим ит» диделәр.
Кәртәле авылы урман арасында, Инҗәр суына төшкән кечкенә, ләкин ташлар арасыннан шылтырап аккан кечкенә бер елга буенда утыра. Авылның читеннән үк эре карагайлар тезелешеп киткәннәр. Миңа үзенең өенә кереп кунарга рөхсәт иткән кеше бик ачык йөзле. Минем шәкерт икәнемне белгәч, хөрмәтләп, чәй эчерде. Бу авылның бөтен кәсебе урман кисү икән. Җәйгә чыгу белән, агач кисеп, күмер яндырырга (әлбәттә, завод өчен) китәләр, имеш. Мине чәй эчергәч, өй хуҗасы урманга китте. Алар анда кунып эшлиләр булса кирәк. Үзе белән байтак кына азык та алды. (Хәзерге көндәге яшь шагыйрьләрдән М. Таҗи шушы Кәртәле авылыныкы.)
Шушы авылда кунганнан соң, моннан егерме биш чакрым җирдә, олы юл өстендә булган Ак Көчек-Сәрмән авылына таба карап, тагын да ялгыз чыгып киттем. Бу ике арада бер генә дә авыл булмау өстенә юл һаман шул кара урман һәм тау арасыннан бара иде.
Башта яхшы гына шәп барсам да, бара торгач, аяклар тала башлады. Ташлы юлдан бару аякларны кабартты. Унбиш чакрымнар чамасы баргач, су буена утырып, хәл җыеп, тамак туйдырып алдым да тагын алга киттем. Кичкә каршы Ак Көчек авылына җитеп, шунда ил мулласы булып, балалар укытып торган бер татар мулласына кердем. Ак Көчек-Сәрмән – Агыйдел буена утырган бик зур авыл. Бу авылда торган көннәремнең һәрберсендә мин Идел буена барып, бик озак йөреп, су кереп кайта