Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
мех эчле камзул сымак нәрсә, аягына яшел читек, башына чалма кигән хәлдә, иң түрдә китап тотып, борынгы әүлияларның һәм сәләфе салихиннарның[81] кәрамәтләрен сөйләп утыра. Сәхабәләргә дә барып җитә. Сүзен аңлавы бик читен. Бер мәүзугъдан[82] икенче мәүзугъка бик тиз күчә. Күзләре соң дәрәҗәдә үткер, туры караган вакытта зәгыйфьрәк кешеләрнең башлары иелми калмый. Тирә-ягында ярдәмче хәлфәләре, суфилары бик күп. Боларның кайберсе кунакларга чәй ясый, кайберәүләре, шундагы халыкны утыртып, тәртип саклап йөри.
Беренче күргәндә, мәҗлес артык мәһабәт. Соң дәрәҗәдә изгеләр мәҗлесе булып күренә. Мондагы күренешкә хәйран калмаслык түгел. Миңа мондагы хәлфәләр бик галимнәр, гыйлем диңгезендә йөзә торган кешеләр төсле булып күренделәр.
Чәй янына кайнар пирожки килеп тора. Самавырлар берсе артыннан берсе китерелә. Өстәл өстендә, токмачка дип басып куйган камыр кебек, кызыл бер нәрсә тора.
Моны «мәгъҗүн» диләр. (Әфьюн һәм башка дарулар катнаштырып ясалган, борчак кадәресен генә капсаң да, җанга рух биреп, кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. Моның артыннан сөтсез чәй эчәләр. Чәй эчкән саен, кеше кәефләнә бара.) Шушы «мәгъҗүн» нән һәркемгә берәр борчак кадәре генә биреп торалар. Чәй һәм хәзрәтнең шунда килгән муллалар белән сөйләве озакка сузылды. Мин, басып тора-тора арып беткәч, ишек төбендә кысылып утырдым. Ишан белән күрешүне көтәм. Тәртип буенча шулай кирәк дигәннәр иде.
Бервакыт ишан хәзрәт, урыныннан торып, ишек төбенә килә башлады, һәрьяктан шалтыр-шолтыр алтын, көмеш яварга кереште, һәркем аның кулын үбеп күрешә дә соңра алып килгән сәдакасын бирә. Бик илтифатсыз гына бер кулын биреп, икенче кулы белән акчаны ала. Әллә ничә кеше биргән сәдакага бер генә мәртәбә битен сыйпап куя. Ул әкренләп ишек төбенә – безнең тирәгә дә килеп җитте. Өшкертергә килгән авырулар – казах хатын-кызлары – алдагы бүлмәдә утыралар иде, алар янына да килеп, өс-башларына карап, бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. Тик бер бик матур җиткән казах кызы янында озаграк тукталып, аның маңгаен һәм күкрәген тотып карады. Теге авыру чынлап та бик матур иде!..
Шулай итеп, бөтен зал һәм алдагы бүлмәне урап чыкканнан соң, өстәл янына утырды. Төрле яктан вак капчыклар белән тозлар суза башладылар. Өстәл өсте тоз белән тулды. Ишан боларның өстенә бер генә мәртәбә өрде дә, шуның белән эшләре бетте, һәркем үзенең тозын яңадан алды. Аннан соң авыруларга төрле дарулар өләшергә кереште. Мин әле аларның нинди дарулар икәнен бер дә белмим. Тик ишан хәзрәт биргән дару булгач, ул даруларның шифалы булуларына да шөбһә итмим.
Кешеләр күрешкән рәттән мин дә күрештем. Башта бер сүз дә әйтми: «Нигә килдең?» – дип сорамый үтеп китте. Соңра Минһаҗ мулла сүз башлап, минем укырга килгәнемне сөйләде. Шуннан соң ишан, миңа карап, «Кайда укыдың, нәрсә укыдың, паспортың бармы?» дигән сөальләрне бирде.
Мин, югарыдагы ике сөальгә тиешле җавап биргәннән соң, паспортның юклыгын, тәәссефкә каршы[83], өйдә онытылып калганын сөйләдем.
– Юк,
81
82
83