Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
җырланган Уралга менә башладык. Урал чынлап та биек икән. Аның башыннан күп җирләр күренә. Аны үткәндә, күңелгә әллә нәрсәләр төшә. Менә аның нәкъ башы. Бу инде Европа белән Азиянең аерылган җире. Хәзер без Азиягә чыгып китәбез…
Минһаҗ мулла – күңелле кеше: ул – күпне күргән карт, кайвакытта күңелле вакыйгалар сөйләп ташлый, кайвакытта «Мөхәммәдия» көйләре белән мөнәҗәтләр әйтеп җибәрә. Үзе артык вакчыл түгел, егет сымак кеше. Уку ягы бик сай булса да, төрле сүзләр кушып сөйләгәнгә күрә, белемле генә булып күренә. Ләкин бу ике зат күп вакыт күзләрен йомып, тәсбих тартып баралар. Берсе көненә утыз биш мең, икенчесе егерме биш мең зекер әйтә. Ишан биргән сабакларын, шулай итеп, һәр көн җиренә җиткереп баралар. Арба өстендә зекер әйтеп барган чакларында, бөтен дөньядан ваз кичкән кебек күренәләр, һичбер сүз әйтмиләр, башларын югары күтәреп карамыйлар. Намаз вакыты җитү белән, кайда туры килде, шунда намаз укып китәләр.
Мулланың иптәше – бернәрсә дә белми торган бер башкорт. Ул яшьрәк вакытында тәүфыйксызрак булган да соңра, тәүбә итеп, Зәйнулла ишанга мөрит булып, сабак алган. Хәзер сабагын яңартырга бара. Минһаҗ муллага бу тирәдәге авылларның муллалары бик таныш булсалар кирәк, без ат ашатканда да, кунган вакытта да берәр муллага яки мөәззингә төшәбез. Алар, муллалар рәтеннән, мине дә ашка, чәйгә бергә утырталар. Күп җирдә атларны да үзләренең кешеләреннән каратып, мине кунак кебек итеп сыйлыйлар.
Безнең юл күңелле булды. Пар ат, шуның белән бергә, атлар таза булганга күрә, дүрт көн тулып бишенче көндә Троицкига барып та кердек. Авылдан чыгып китүемнең унөченче көнендә Троицк шәһәрендә булдым. Дүрт йөз илле чакрым бер араны бу чаклы аз вакыт эчендә бару – бик зур бәхет…
Бөтен тирә-якка шөһрәте таралган Зәйнулла ишанның мәдрәсәсе Троицк шәһәренең бер як чигендә, «Мәгъмурия» дигән өлешендә икән. Без, шәһәрне чыгып, хәзрәтнең мосафирларга хаслап салдырган мосафирханәсенә барып төштек.
Мосафирханә зур-зур бүлмәләрдән гыйбарәт булган бер йорт булып, һәрбер бүлмәсендә лык тулган мосафирлар. Монда татар, башкорт, кыргыз, казах һәм башкалардан һәртөрле халыклар бар. Кайбер бүлмәләрдә хатыннар белән ирләр аралаш. Бу мосафирларның бик күбесе мөрит булып сабак алырга килгән. Арада авырулар да бик күп. Болары ишан хәзрәттән, өшкертеп, дару алырга килгәннәр.
Мондагы тормышны беренче мәртәбә күргәндә хәйран каласың. Шул ук бүлмәнең бер почмагында берәү косык даруы эчеп косып ята. Икенче берәүләр шуның янында ук рәхәтләнеп чәй эчеп, ашап утыралар. Кайбер кеше кыйблага каршы утырып зекер әйтә, ягъни тәсбих тарта, капыл гына «Һу, шәйхем, мәдәт…», «Һу, һу, һу, Алла!» дип кычкырып җибәрә. Икенче бер бүлмәдә көйләп мөнәҗәт укыйлар, кайберәүләре ишан хәзрәтнең яхшы сыйфатларын сөйлиләр. Кайберәүләр Коръән укыйлар. Мулла кебек күренгәннәре нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр.
Без барып чәй-мәй эчкәнче, икенде намазы җитте. Монда мәчеткә бармый калу һичбер ярамый. Без дә намазга киттек. Монда эшләр тагын да кызык, һәркем, алдына гына карап, кулындагы тәсбихен тартып утыра. Шым гына торганда, тегендә