Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин

Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин


Скачать книгу
(Теләчев каршына тезләнеп). Әбүбәкер! Димәк, син каласың?! Үзең теләп? Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам. Син мине аңладың. Сүз бирәм, вәгъдә, синең күңелеңне рәнҗетмәм. (Тиз генә сикереп торып.) Ә указ мондый булачак. Әби патша каракларыннан арынган җирләрдәге сотникларга, старшиналарга! Үз хәлләре турында, шунда яшәүче халыкларның хәле турында безгә рапурт язып торсыннар. Әгәр дә мәгәр халыкны кысу хакында яман хәбәр ишетсәк, бездән дә, падишаһымыздан да мәрхәмәт булмаячак.

      Атлар чапкан тавыш ишетелә. Бер сугышчы керә.

      Сугышчы. Пулкувник агай, гулувный атаман Белобарудов килә.

      Ул арада Белобородов үзе дә керә. Бәхтияр аңа каршы бара.

      Белобородов. Пикетларың оста куелган, полковник. Хәтта мин үзем сокландым. (Теләчевкә күрсәтеп.) Бу кем?

      Бәхтияр. Яңа писер. Теләч углы Әбүбәкер.

      Белобородов (Теләчевкә). Бөек государьга турылыклы хезмәт итүегезне телим. (Бәхтиярга.) Мин ашыгам, Бәхтияр. Сине күреп китәр өчен юлымнан борылдым, командам юлын дәвам итә.

      Бәхтияр. Юлыгыз кая?

      Белобородов. Бөек государь Магнитныйда. Ул үзенә кушылырга боера.

      Бәхтияр. Бөек падишаһны күрү бәхетенә ирешер көннәр килеп җиттемени, атаман?

      Белобородов. Миңа шулай, сиңа иртәрәк. Минем уйлавымча, государьның юлы Казан өязе аркылы Мәскәүгә. Сиңа күбрәк гаскәр җыйнарга кирәк. Мин уйлыйм, әгәр государь Казанга юл алса, сиңа да гаскәрең белән Казан өязенә чыгу өчен әмер булыр. Бу якларда бригадир Салават Юлаев белән Канзафар Усаев кала. Ишеттеңме, Канзафар Усаев та бөек государьның боерыгы белән бригадир чины алды. Исән бул, Бәхтияр, озакламый күрешергә язсын.

      Бәхтияр. Юлларың уң булсын, атаман. (Белобородов чыгып киткәч.) Ишеттеңме, Әбүбәкер. Бөек падишаһыбыз Казанга юл тота. Без дә Казан өязенә юл алабыз. Казанны күрәсе көннәребез бар, Казаннан – Мәскәү якын.

      Ут сүнә.

      Алтынчы күренеш

      Ханбикнең өе. Чылбыр белән богауланган Нурсолтан. Ишек ачыла, анда Мортаза күренә.

      Мортаза. Нурсолтан… (Нурсолтан эндәшмәгәч, өй эченә үтә.) Нурсолтан… Син мине ачуланма, Нурсолтан. Минем бер мыскал да гаебем юк. Мин дә синең хөкемеңдә, йортым-җирем, яклардай кешем юк. Син үзең дә гаепле, Бигеш өенә кайтмаска иде, Дүрттүбәдә качып ятарга иде.

      Нурсолтан. Яңа патшаның әтрәтләре бу якка килеп чыккач, Ханбик авылдан качкан, диделәр. Шуны ишеткәч кайттым.

      Мортаза. Качкан иде шул. Отряд башлыгы Мухай Сәгыйтов эзләде, таба алмады. Отряд җиңелгәч, яңадан кайтты Ханбик. Бөтен ачуын миннән алды. Камчы белән суктырды.

      Нурсолтан. Икебезнең дә язмышыбыз кара. Син дә мәхлук, мин дә мескен. Нишлим, Ходай хатын-кыз итеп яраткан. Ир затыннан булсам, синең кебек мәхлук булмас идем.

      Мортаза. Нишләр идең, Нурсолтан? Бигеш абый да ир кеше, ул да бернишли алмый.

      Нурсолтан. Алмый шул, бернишли алмый. Каһәр суккан язмыш.

      Мортаза. Ул хәтле кайгырмыйк әле, Нурсолтан. Хәбәрләр йөри. «Питыр Фидрувич дигән патша җиңелгән» дигән сүз ялган, ди. Ул тагын яуга күтәрелгән. Әгерҗе, Тирсә якларына Бәхтияр атлы кеше килеп чыккан, падишаһның пулкувнигы, ди, янында зур гаскәре, ди.

      Нурсолтан. Кем дидең?

      Мортаза.


Скачать книгу