Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин
Йә Алла, сине күрмәгәнгә ничә ел! Кайларда, нишләп йөрисең?
Бәхтияр. Син әкренрәк.
Теләчев. Нигә әкрен?
Бәхтияр. Болай гына. Могтәбәр кешеләргә кычкырып сөйләү килешми. Үзең ни саулыкта?
Теләчев. Аллага шөкер!
Бәхтияр. Бу якларга ничек килеп чыктың? Ялгышмасам, Карыгый авылы моннан ат белән өч көнлек юл.
Теләчев. Хәтерлимсең Нуриәхмәт атлы шәкертне, ул да бит шушы якныкы, аның янына килдем дә базарга кереп чыгыйм дидем. Нуриәхмәт мөгаллимлек итә бит, беләсеңдер.
Бәхтияр. Белмим.
Теләчев. Әллә аның белән дошманлаштыгызмы? Синең турыда аңардан сораган идем, ул да, белмим, диде. Кайларда соң үзең, кем?
Бәхтияр. Син мулла булдыңмы?
Теләчев. Аллага шөкер, мәхәллә тотабыз.
Бәхтияр. Морадыңа ирешкәнсең.
Теләчев. Аллага шөкер, ул кадәресе булды. Инде менә зур эш белән йөрим, Бәхтияр, мәдрәсә ачып җибәрергә җыенам. Хәтереңдәме, әйтә идем: укып чыгып, хәзрәтнең фатихасы белән мәхәллә ала алсам, авылымның балаларын гыйлемле итәр идем, дип сөйләнә идем. Аллага шөкер, күпләрне хәреф танырга өйрәттем, инде мәдрәсә ачып та җибәрсәм, халыкка бер файдам тияр иде. Ләкин акчам җитешми дә, Зирекле хәзрәте бу эшемне хуплап бетерми. Мулла икәнлегеңне онытып, мужикка әйләнеп барасың, ди. Кара халык белән күп аралашсаң, үзең дә томана булырсың, ди. Кара халык та үзебезнең мөселман лабаса. Аңа да гыйлем кирәк. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да тигезләр. Син нихәл соң, син, Бәхтияр? Бик зиһенле идең бит син.
Бәхтияр. Синнән уздырып булмады. Әнә хәзер дә кара халыкны агартырга йөрисең. Әй, хыялый бәндә! Дөньясы – төннексез кара мунча. Мичендә нәҗес яна, идәннәре пычрак. Ишеген җен-пәриләр каравыллый. Ә син ләүкә астына намазлык җәяргә җыенасың.
Теләчев. Ни сөйлисең син, Бәхтияр?
Бәхтияр. Шуны сөйлим, авылыңа кайт та мужиклардан алган сәдакаңа шөкрана кылып яшә. Яисә минем мәдрәсәмдә хәлфә бул.
Теләчев. Нинди мәдрәсә?
Бәхтияр. Җен-пәриләргә «Иман шарты» укытырга ниятлим. Тик әлегә хәлфәләр җитешми.
Теләчев. Сүзләреңнең кинаясенә төшенмим.
Бәхтияр. Үзем дә төшенмим, Әбүбәкер мулла. Кулым зиһенемнән алда йөри. Мәгълүм булсын, мин син белгән шәкерт түгел.
Теләчев. Ничек «түгел»?
– Балаларым ач, хатыным ач.
Бәхтияр. Бар, юлыңда бул, мулла. Дога кылганда минем исемне дә телгә ал. Тик ясин чыгарга ашыкма.
Теләчев. Туктале, Бәхтияр…
Бәхтияр. Бәхтияр исеме бу якларда куркыныч, Әбүбәкер, кычкырып әйтмә. Зыяны үзеңә тияр.
Теләчев. Йа Алла, аптырашта калдырдың ласа.
Бәхтияр. Шулай, Әбүбәкер мулла, шәриктәш. Кеше берне уйлый, дөнья аны икенче төрле итә.
– Балаларым ач, хатыным ач.
Бәхтияр (теләнче янына килеп, ачу белән). Син нәрсә һаман бер сүз тукылдыйсың?
– Ач булгач нишләтим.
Бәхтияр. Үз тамагың тукмы?
– Үзем дә ач. Каян алыйм?! Җирем юк, ясак сорыйлар.
Бәхтияр. Син бирмә.
– Бирмәс идең дә – кыйныйлар.
Бәхтияр. Кыйнатма. Сиңа берне суксалар, син икене сук.
– Әстәгъфирулла. (Чигенеп утыра.)
Бәхтияр (Теләчевкә). Мулла, бармы тиенең, бир шуңа, тамагы тыгылсын.
Теләчев.