Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин
(читкә тайпылып). Алла хакы өчен…
Бәхтияр. Өрекмә, асылзат, мин җанвар түгел.
Нурсолтан. Син качкынмы?
Бәхтияр. Юк. Юлаучы.
Нурсолтан. Качкыннар күбәйде, дип сөйли ирем. Безнең авылдан да берәү, солдат хезмәтеннән качып, урманнарда көн күрә, дип сөйлиләр. Син бу якныкымы?
Бәхтияр. Ерактан.
Нурсолтан (кинәт исенә төшеп). Ай, Ханбик кешеләр җыеп монда килер.
Бәхтияр. Авылыгыз еракмы?
Нурсолтан. Авылдан чыккач ярты көн йөгердем.
Бәхтияр. Инде ни эшләргә җыенасың, кай якка юл тотмакчы буласың? Ирең янына кайтасыңмы?
Нурсолтан. Ханбик барыбер алып китәчәк. Хәзер төннең кай вакыты?
Бәхтияр. Таң атар чак җиткәндер.
Нурсолтан. Урман артында Дүрттүбә авылы. Анда – минем әниемнең туганнары.
Бәхтияр. Ханбик аннан тапмасмы?
Нурсолтан. Яшерерләр. Мин китим. Рәхмәт сиңа, юлаучы.
Бәхтияр. Минем атым Бәхтияр.
Нурсолтан. Рәхмәт сиңа, Бәхтияр. Ходай Тәгалә юлларыңны уң итсен.
Бәхтияр. Амин, юкәче Бигеш хатыны Нурсолтан. Илтеп куйыйм дисәм, барыр җиремә ашыгам. Илтеп куй дисәң, вакыт табармын.
Нурсолтан. Рәхмәт. Бу урманда мин адашмыйм. Ай гына батмасын. (Китә башлый да яңадан Бәхтияр янына килә.) Батыр йөрәкле, пакь күңелле ирләр беткән бу заманда син очрагач, хәсрәтләрем кимегәндәй булды. Бердәнбер байлыгым – муенымдагы мәрҗәнем. Ал шуны. Дәшми ал. (Муеныннан мәрҗәнен салып бирә.)
Бәхтияр (мәрҗәнне алып). Асылзатлар сатылган бер заманда сатылырга теләмәгән хатынга ни бүләк итим? (Киеменнән бер төймә өзеп бирә.) Ал шуны. Күңелемне гашыйк иттең.
Нурсолтан. Сөйләмә андый сүзләр. Мин – ир хатыны.
Бәхтияр. Ханбик сиңа ир түгел, үзең әйттең. Юкәче Бигеш сиңа тиң түгел – монысын мин әйттем. Хуш, асылзат! Мин мосафирны догаңнан калдырма. Хуш!
Икенче күренеш
1773 елның көзе. Красноуфимск тирәсендәге бер авылның базар мәйданы. Базарның кызган чагы. Сатучылар, алучылар бергә болгана. Саилчеләр хәер сорана.
– Алача, алача!.. Кемгә алача?! Ыштан итеп тексәң, ун елга чыдый, күлмәк итсәң, йөз елга түзә.
– Әй, знакум, падхади!.. Дарма-шарма – карабодай ярма.
Василий (җирән сакаллы теләнче). Подайте, подайте!..
– Комач, комач!.. Ун тиенгә бер колач!..
– Кая тыкшынасың, әллә күзең чыкканмы?!
– Чово орёш?..
– Бирермен мин сиңа арыш…
– Кайда арыш, кемдә арыш?..
– Әтәч сатам, алыгыз – йомыркасыз калмас тавыгыгыз…
– Балаларым ач, хатыным ач, кызганыгыз…
– Ач хатынга ник өйләндең?..
– Авызыңны ерма, иртәгә син дә шушында утырырсың.
– Әссәламегаләйкүм, кордаш.
– Вәгаләйкүмәссәлам. Яныңда кем?
– Башкорт адәме. Белешем. Базарга килгән, сөйләшергә теле юк.
– Кискәннәрмени?
Башкорт башын селки.
– Батырша заманындамы?
Башкорт башын селки.
– Алай икә-ән.
– Карале, кордаш, ниндидер манифис чыккан, ди. Ишетмәдеңме, күрмәдеңме?
– Ишетмәдем, күрмәдем.